Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ТАНЕКО»ның чистарту корылмасы: стабильлелек һәм ышанычлылык

«Сыек алтын» - бүген гадәти эчә торган суны шулай атыйлар. Әйе, хәзер сыйфатлы эчә торган су нефтьтән дә кадерлерәк. Юкка гына Татарстанда Сулыкларны саклау елы игълан ителмәде. Табигатьнең әлеге кыйммәтле байлыгын саклау эшен, шул исәптән «ТАНЕКО» комплексы проектларын тормышка ашыруны «Татнефть» компаниясе күпкә алдан башлады. Агымдагы елның үткән айларында гына...

«Сыек алтын» - бүген гадәти эчә торган суны шулай атыйлар. Әйе, хәзер сыйфатлы эчә торган су нефтьтән дә кадерлерәк. Юкка гына Татарстанда Сулыкларны саклау елы игълан ителмәде. Табигатьнең әлеге кыйммәтле байлыгын саклау эшен, шул исәптән «ТАНЕКО» комплексы проектларын тормышка ашыруны «Татнефть» компаниясе күпкә алдан башлады.
Агымдагы елның үткән айларында гына да «ТАНЕКО»ның чистарту корылмаларында якынча 2 894 316 куб метр җитештерү процессы вакытында барлыкка килгән калдык агымнар чистартылган. Шуның яртысыннан күбрәге диярлек НПиНЗХ комплексына һәм ТЭЦка кире кайтарылган.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте карамагындагы нефть эшкәртү заводының (НПЗ) баш инженеры Халит Гайнуллин әйтүенчә, комплексның катлаулы, югары технологияле объекты булып торган чистарту корылмалары сафка бастырылганнан соң узган биш елга якын вакыт эчендә гадәти штат режимында, аварияләрсез һәм туктауларсыз эшли. Халит Зиннәтуллович моңа дөнья практикасында сыналган алдынгы технологияләрне кулланышка кертү нәтиҗәсендә ирешелде, дип саный.
«ТАНЕКО»ның чистарту корылмалары бүген дә Россия Федерациясендә иң заманчасы булып санала. Аның төп үзенчәлеге агымсуларны чистартуның тулы циклын куллану һәм бу процесста барлыкка килгән калдыкларны рекуперацияләүдән (яңадан процесска кайтару) гыйбарәт. Объектның еллык җитештерү куәте 23 миллион куб метр тәшкил итә, ул 9 гектарга якын мәйдан били. 20-30 ел элек кулланылган технология буенча, әлеге объект өчен 9-10 тапкыр зуррак территория кирәк булыр иде. Шул рәвешле, Түбән Кама халкы һәм табигать шул кадәр мәйдандагы җирләрне югалтыр иде.
Объект проектында каралган барлык эшләр дә тормышка ашырыла. Агымнар балык хуҗалыгы сулыклары өчен яраклы дәрәҗәгә кадәр чистартыла. Моннан тыш, «ТАНЕКО»ның ябык цикл принцибы буенча эшли торган чистарту корылмалары производстволарга суны зур күләмдә кире кайтара. Эксплуатация вакытында (2012-2016 еллар) технология хаҗәтләре өчен 6,656 миллион кубометр чистартырлган су сарыф ителгән. Бу 63,9 миллион сум дигән сүз. Моңа агымнарны чистартуның аеру (сепарация), мембраналы биореакторларда ультрафильтрлау, сорбцияләү (каты матдәләрнең яки сыеклыкларның газларны, парларны һәм эремәләрдәге кайбер компонентларны йотуы), ультрашәмәхә нурлар белән зарарсызландыру алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Кайбер күрсәткечләр буенча агымнарны чистарту нәтиҗәлелеге 99,9 процент тәшкил итә.
Моннан тыш, составында нефть булган агымнары чистарту процессында «тотып алынган» нефтьне кабат производствога кайтару проекты тормышка ашырылган. Шул рәвешле 4195 кубометр нефть продуктлары производствога кире кайтарылган.
Х.З. Гайнуллин сүзләренчә, объектка хезмәт күрсәтүче квалификацияле персонал аның ышанычлы һәм куркынычсыз эшен тәэмин итә. Рөстәм Гыйльфанов җитәкләгән чистарту корылмаларының 13нче цех участогында һәм Рөстәм Хәсәнов җитәкчелегендәге сәнәгать агымсуларын чистарту лабораториясендә тәҗрибәле белгечләр эшли. Участок начальнигы Марат Латыйпов, смена начальниклары Фирдус Хәлилов, Урал Галимов, өлкән оператор Дмитрий Корбангалин, өлкән машинист Леонид Шварц үзләрен чын профессионаллар итеп танытты.
- Беренче карашка, безнең коллективның эше артык әһәмиятле дә түгел кебек, - ди Халит Зиннәтуллович. - Чынбарлыкта исә, гомумзавод хуҗалыгы объектлары барлык технологик җайланмаларның көйле эшен тәэмин итүдә мөһим урын алып тора.
Елена Токарева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев