Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ТАНЕКО» сәламәтлек

Нефть эшкәртүчеләр «Надежда» сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен «тозлы» бүләк әзерләделәр. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Надежда»да тәрбияләнүчеләрне салкын тию, тире, аллергик авырулардан дәвалауда файдаланыла торган галотерапия кабинетын җиһазлау өчен 250 мең сум акча бүлеп бирде. Тоз белән дәвалау бүлмәсе зур булмаган кабинетны били һәм ул бүгенге көндә бер...

Нефть эшкәртүчеләр «Надежда» сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен «тозлы» бүләк әзерләделәр. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Надежда»да тәрбияләнүчеләрне салкын тию, тире, аллергик авырулардан дәвалауда файдаланыла торган галотерапия кабинетын җиһазлау өчен 250 мең сум акча бүлеп бирде.
Тоз белән дәвалау бүлмәсе зур булмаган кабинетны били һәм ул бүгенге көндә бер сеанска биш пациентны кабул итәргә әзер. Галокамераның эчке як стеналары тоз кристаллары белән капланган һәм, нигездә, барлык яшьтәге балаларга да бик ошый. Биредәге тоныграк яктылык, картинада сүрәтләнгән ак аюлар - сабыйларга үзләрен Төньяк полюста итеп тоярга ярдәм итә. 20 минутлык сеанс вакытында иң кечкенә пациентлар төрле уеннар белән мәшгуль, ә өлкәнрәк балаларга музыка тыңлау мөмкинлеге бар.
Мәктәп-интернат директоры Нина Буханова сүзләренә караганда, җәен «Надежда» бары тик тернәкләндерү сыйфатында гына эшли. Хәзерге вакытта биредә ярымстационар шартларында Түбән Камадан 62 бала бар. Болардан тыш, Татарстанның башка районнарыннан килгән 20 малай һәм кыз тәүлек әйләнәсе яши. Уку елы башлангач, учреждение, гадәт буенча, балалар бакчасы һәм мәктәп-интернат сыйфатында эшләячәк.
Әлеге игелекле һәм уңайлы йортта яшәүчеләрнең барысы да төрле авырулардан интегә. Аларның күпчелеге коляскаларда, махсус җай-ланмалар ярдәмендә яки өлкәннәр булышлыгы белән генә хәрәкәтләнә ала. Шундый пациентларның берсе - Яңа Чишмәдән тугыз яшьлек Варя Финогентова. Элегрәк кыз тернәкләндерү үзәгенә әнисе белән бергә килә торган булган («Надежда»да алай да мөмкин). Хәзер исә Варя бераз үскән һәм проблемаларын педагоглар ярдәме белән дә хәл итә ала. Ә учреждениедәге гаилә бүлмәсен бүген башка гаилә били. Бүгеннән башлап, «Надежда»да тәрбияләнүче һәр бала, нинди программа нигезендә генә шөгыльләнмәсен, кирәк чакта «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте биргән әлеге искиткеч бүләктән дә файдалана алачак.
«Надежда»ның баш шәфкать туташы Флүзә Нуруллина әйтүенчә, тоз бүлмәсендә булып, тоз белән баетылган аэрозольны сулау балага көчле сәламәтләндерү тәэсире бирә. Шунысы да мөһим, бу процедурада дару препаратлары кулланылмый. Дәвалауга матдәләр алмашын активлаштыручы һәм авыруны китереп чыгаручы бактерияләр эшчәнлеген тоткарлаучы тоз молекулалары ионнары нәтиҗәсендә ирешелә. Медиклар раславынча, галокамерада уздырылган бер сәгать вакыт, диңгездә өч көн булуга тиңләштерелә икән. Ләкин диңгезгә барып җитәргә бик ерак, ә «Надежда» янәшәдә генә.
Нина Федоровна һәм мәктәп-интернатның бөтен коллективы, балаларга шундый кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә, беренче чиратта генераль директоры Леонид Алехинга һәм аның урынбасары Сергей Пархоменкога чын күңелләреннән рәхмәтле.
Нефть эшкәртүчеләр, үз чиратларында, «Надежда» учреждениесендә тәрбияләнүче балаларны үзләренең авыруларына каршы көрәшүче кечкенә геройларга тиңлиләр, тоз белән дәвалау бүлмәсе аларга сәламәтрәк һәм, әлбәттә, бәхетлерәк булырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерәләр.
Елена ТОКАРЕВА.
Радик Кутушев фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X