Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тамчыдан күл җыела

Бүгенге көндә күп кенә авыл җирлекләренең салым потенциалы зур түгел: җирле салымнар системасы аларның финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итә алмый. Шуңа күрә, җирле бюджетларның үз табышларын киңәйтү өчен авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мөкинлеге исәпкә алынган. Авыл халкының көнкүрешенә уңайлыклар тудыру, гомуми файдаланудагы объектларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр нәкъ менә үзара салымнардан...

Бүгенге көндә күп кенә авыл җирлекләренең салым потенциалы зур түгел: җирле салымнар системасы аларның финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итә алмый. Шуңа күрә, җирле бюджетларның үз табышларын киңәйтү өчен авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мөкинлеге исәпкә алынган.
Авыл халкының көнкүрешенә уңайлыклар тудыру, гомуми файдаланудагы объектларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр нәкъ менә үзара салымнардан җыелган акча хисабына хәл ителә дә инде. Күп кенә авыл җирлекләрендә шул акчага чишмәләр төзекләндерелә, урамнар тәртипкә китерелә һәм яктыртыла, суүткәргечләр уздырыла, юллар салына, балаларга уен әйданчыклары ясала.
 
Районыбызда үзара салым җыюга кагылышлы чаралар беренче мәртәбә 2014 елда Прости авылында узган. Аның әһәмияте шунда ки, җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Шулай итеп, ул елда Прости авылы халкыннан җыелган 132 мең сумга өстәп, республика бюджетыннан 528 мең сум акча күчерелгән һәм ул авыл урамын төзекләндерүгә тотылган...
Красный Ключ, Макаровка, Түбән Уратма, Сосновка авыл җирлекләрендә үзара салым - 100 процент, Елантау авыл җирлегендә 95 процент җыел-ган. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин карары нигезендә, әлеге җирлекләргә район бюджетыннан 1 сумга 2 сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.
 
22 ноябрьдә Шәңгәлче авыл җирлеге территориясендә учреждение җитәкчеләренең чираттагы эшлекле киңәшмәсе узды. Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов киңәшмдә катнашучыларны бу елда район авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Ул халыктан үзара салым җыю мәсьәләләренә аерым тукталды. Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов бу юнәлештә башкарылган эшләр турында сөйләп, салым җыю эшенә авылның бөтен активы - мәгариф учреждениеләре, авыл клублары, китапханәләр, социаль хезмәткәрләр, балалар бакчалары хез-
мәткәрләре җәлеп ителүе турында әйтте. Авыл җирлегенә караган һәр авылда йорт буенча йөреп, акчаны оператив җыю оештырылган. Нәтиҗәдә, салым җыю 63 процент тәшкил итә. Ләкин бу чик түгел. «Ул вакытта өйдә булмаган кешеләр, әлеге мәсьәләдә җаваплылык тоеп, авылның җирле үзидарәсенә килерләр дип өметләнәбез», диде авыл җирлеге башлыгы Р.Сәлимов. Җыелган үзара салым акчасына Шәңгәлчедә янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзү планлаштырыла икән.
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев