Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Таләпләр үтәлмәсә...

Шәһәрдә Гагарин урамындагы 5г бинасында урнашкан азык-төлек кибете эше вакытлыча туктатылган.

Бу хакта «Роспотребнадзор» хәбәр итә. Ведомство белгечләре тикшергән вакытта күптөрле санитария таләпләрен бозу очракларын тапкан. Мәсәлән, кибеттә кул юу өчен раковина гына түгел, гомумән, су булмаган. Ә бит анда чи ит, фарш, тавык, тозлы балык, колбаса, сырлар һәм кондитерлык эшләнмәләре саталар. Кибеттә канализация һәм туалет та юк, пычрак суларны чиләккә салып, кибет янына түккәннәр. «Роспотребнадзор» кибет хуҗасына карата административ беркетмә төзеп, сәүдә урыны эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктаткан.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев