Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Табибларның фидакарь хезмәте зур рәхмәткә лаек

Үзәк хастаханә территориясендә йогышлы авырулар госпиталендә 6 майга алынган мәгълүматлар буенча 56 авыру дәвалана.

Авыруларның 20 се – Яр Чаллыдан, калганнары – түбәнкамалылар. 16 сында коронавирус ачыкланган, 40 кешенең анализлары «чиста» булса да, COVID-19 билгеләре күзәтелә.

Түбән Кама шәһәре мэры әйтүенчә, авыручыларның күп өлеше (олылар да, балалар да) чирләүчеләр белән элемтәдә торган. Өстәвенә, еш кына чир билгеләрсез үтә.

Йогышлы авырулар госпитале алты катлы дәвалау бинасында урнашкан. Моңа кадәр андагы авыруларның бер өлешен өйләренә кайтарганнар, калганнарын башка хастаханәләргә урнаштырганнар. Бу резерв госпиталь 107 кешене сыйдыра ала һәм Кама аръягы кешеләренә дә ярдәм күрсәтәчәк. Бер сменада 12 сәгать буе 13 медицина хезмәткәре хезмәт куя. Ял вакытлары нибары 6 сәгать тәшкил итә. Инфекция йоктырмас өчен, табиблар һәм башка хезмәткәрләр «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте тәкъдим иткән «Юность» лагеренда яши.

Шулай ук үзәк хастаханә һәм балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекләрендә аерып алу бүлекләре эшли. Анда пневмония һәм тын юлларының кискен авыруы билгеләре ачыкланганнарны китереп, COVID-19 га анализ алалар, рентген үткәрәләр һәм беренчел диагноз куялар. Аннары авыруны ике көнгә аерым палатага салалар, анализлары яхшы булса – терапия бүлегенә, ә коронавирус ачыкланса, госпитальгә күчерәләр.

– Түбән Камада беренче авыру очрагы 17 апрельдә теркәлде. Ул кеше Казанда дәваланды. Бүгенге көнгә кадәр 11 кеше Яр Чаллыга озатылды, тагын берсе – республика клиник хастаханәсенә. 45 авыру Түбән Камада табиблар күзәтүе астында дәвалана, – дип хәбәр итте сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова.

COVID-19 авыруына пробаларны хатын-кызлар консультациясендә урнашкан лабораториягә тапшыралар. Лаборатория көн саен ялларсыз эшли, аның штатында биолог һәм ике фельдшер-лаборант исәпләнә. Бер ай эчендә алар 2 меңләп анализ ясаганнар. Пробаларны курьерлар суыткыч-букчада алып килеп, махсус тәрәзә аша тапшыралар.

Фидакарь хезмәт куючы табибларга багышлап, төннәрен телевизион башняда рәхмәт сүзләре белән утлар кабына. Бу хакта Айдар Метшин Инстаграмдагы битендә хәбәр итте. Ул анда «Табибларыбызга рәхмәт! Без бергә» дип тә язып куйган.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X