Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сынатмадылар

Татарстанның һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар өчен быел беренче мәртәбә үткәрелән «Ел казанышы» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. Аның бүләкләү тантанасы исә безнең шәһәрдә үтте. Бәйгене оештыру комитетына 73 оешмадан барлыгы 253 гариза тапшырылган булган. Финалга чыккан 40 катнашучының 11е төрле номинацияләрдә 11 алды. Җиңүчеләр арасында шәһәрдәшләребез...

Татарстанның һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар өчен быел беренче мәртәбә үткәрелән «Ел казанышы» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. Аның бүләкләү тантанасы исә безнең шәһәрдә үтте.
Бәйгене оештыру комитетына 73 оешмадан барлыгы 253 гариза тапшырылган булган. Финалга чыккан 40 катнашучының 11е төрле номинацияләрдә 11 алды. Җиңүчеләр арасында шәһәрдәшләребез дә бар. Агропромышленность көллиятенең татар телен өйрәнү буенча оештырылган «Tatar-IT» проекты «Ел проекты» номинациясендә беренче урынга ия булды. «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә Айзилә Ярмөхәммәтова (технология көллияте) һәм Марат Әнвәров (нефть химиясе көллияте), «Ел спортчысы» номинациясендә Виталий Гордеев (технология көллияте) лауреат исеменә лаек булды. Бәйгене оештыручылар - Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Студентлар лигасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев