Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Спортчыларыбыз сынатмады

Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Шинник» спорт клублары спортчылары җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашты. Новочебоксарск шәһәрендә узган ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 900 спортчы көч сынашты. Һәрвакыттагыча, безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Нефтехимик» спорт клубы спорт мастеры Айдар Гыйлаҗев барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә ирләр...

Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм «Шинник» спорт клублары спортчылары җиңел атлетика буенча кышкы чемпионатта һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашты. Новочебоксарск шәһәрендә узган ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 900 спортчы көч сынашты. Һәрвакыттагыча, безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
«Нефтехимик» спорт клубы спорт мастеры Айдар Гыйлаҗев барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә ирләр арасында беренчелекне яулады. Хатын-кызлар арасында җиңүгә Анна Ватропина лаек булды. Шул ук дистанциядә спорт мастерына кандидат Руслан Кашин яшүсмерләр арасында беренче урынны алды. Барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә Семен Манаковка да тиңнәр булмады.
Күптөр ярышта катнашучы Раил Зарипов яшүсмерләр арасында узган җиде төр ярышта көмеш медальгә ия булды һәм бу нәтиҗәләр белән Россия спорт мастерына кадидатлык нормативларын үтәде.
«Шинник» спорт клубы спортчысы Луиза Габделхакова һәм Артур Перевозчиков барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә икенче булып килгәннәр. Андрей Исаев - өченче урында.
Озынлыкка сикерүдә Артур Перевозчиков «көмеш»не алды. Биш төр ярышта һәм ядрә атуда - Екатерина Закирова, 60 метрга йөгерүдә Максим Семенов икенче урынга ия булдылар. Никита Урманчеев 4x200 метрлы эстафетадан бронза медаль белән кайтты.
Спортчыларны һәм аларның остазлары Олег Пермяковны, Александр Елинны, Владимир Быковны, Майя Носованы, Нәфисә һәм Елена Сәйфиеваларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев