Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сокландырдылар

91нче балалар бакчасында «Зирәкләр һәм тапкырлар» бәйгесе узды. Аның беренче этабында Түбән Каманың 76 мәктәпкәчә белем учреждениесеннән 77 бала катнашты. Сынаулар вакытында алар үз-үзләре турында сөйләргә, логикага кагылышлы биремнәрне чишәргә, татар телендә сөйләргә, һ.б. биремнәр үтәргә тиеш иде. Балаларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булды, монда әти-әни, тәрбиячеләр өлешләре зур. Нәтиҗәдә,...

91нче балалар бакчасында «Зирәкләр һәм тапкырлар» бәйгесе узды. Аның беренче этабында Түбән Каманың 76 мәктәпкәчә белем учреждениесеннән 77 бала катнашты.
Сынаулар вакытында алар үз-үзләре турында сөйләргә, логикага кагылышлы биремнәрне чишәргә, татар телендә сөйләргә, һ.б. биремнәр үтәргә тиеш иде. Балаларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булды, монда әти-әни, тәрбиячеләр өлешләре зур. Нәтиҗәдә, финалга бары 10 бала гына узды. Халык биюен башкарган Алинә Хәкимҗанова, гимнастик күнегүләр күрсәтеп чыгыш ясаучы
Арина Анисарова, Назар Гыйльфанов, Тимур Бабаев, Наилә Гыйльманова таң калдырды. Рамир Юлмөхәммәтов әдәбият белән кызыксына һәм пешекче булырга хыяллана. Салават Шәймардановның җырбиюгә сәләте бар, Роман Сметанин инженер яки конструктор булырга тели икән. Бәйгенең соңгы биреме вакытында барлык балалар сәхнәгә чыгып, төрле әйберләр алып тезелделәр һәм татар телендә бер-берсенә сораулар биреп, җавап алдылар. Татарча шулай өйрәнгәч, мәктәпләрдә, югары белем бирү йортларында дә шундый татар сыйныфлары булсын иде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X