Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Соңгы ун ел эчендә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны ике тапкырга арткан

Эшлекле киңәшмәдә Александр Клипачев Түбән Камада физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны ун ел эчендә ике тапкыр артуы турында җиткерде.

Моңа Түбән Камада төзелгән спорт объектлары да тәэсир итте, билгеле. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм белән тормышка ашырылган «100 проект» программасы кысаларында «Ярыш» спорт комплексы, «Кояшлы алан» да һәм башка урыннарда 40 тан артык спорт мәйданчыгы, 22 минифутбол кыры, Кама Аланында «Аквамарин» бассейны һ.б. төзелгән.

Быел исә тагын өч спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. 20 нче мәктәптә һәм «Патриот» хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә мини-футбол кырлары, шулай ук «Патриот»та волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары булдыру планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 15 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Фото: tat.e-nkama.ru    

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев