Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Шул идәннәрен күрәсе иде...»

Шәһәребезне төзегән беренче кешеләр арасында Рева Гарданова (Гаҗиева) да булган. Аның сүзләренчә, Түбән Камага Җылылык электр үзәге төзелешенә килгән ул. Бу вакытта хәзерге зур мәһабәт предприятие урынында тимерчыбык белән әйләндереп алынган баганалар гына булган. Түбән Камага килеп, төпләнгәнче, Рева апага байтак җирләрне гизәргә туры килгән. Ул 1939 елда Апас районында...

Шәһәребезне төзегән беренче кешеләр арасында Рева Гарданова (Гаҗиева) да булган. Аның сүзләренчә, Түбән Камага Җылылык электр үзәге төзелешенә килгән ул. Бу вакытта хәзерге зур мәһабәт предприятие урынында тимерчыбык белән әйләндереп алынган баганалар гына булган.
Түбән Камага килеп, төпләнгәнче, Рева апага байтак җирләрне гизәргә туры килгән. Ул 1939 елда Апас районында туган, 2нче сыйныфны тәмамлагач, эшли башлаган.
- Безне эш белән тәрбияләделәр, - дип исенә төшерә Рева апа. - Авыр булды. Үсә төшкәч, әтием, азрак җиңелрәк булсын дип, мине һәм игезәк сыңарым Бинесне ФЗӨ мәктәбенә җибәрде. Анда штукатур һөнәрен үзләштердем. Укуны тәмамлагач, Карабаш сусаклагычы янында өйләрне төзешергә җибәрделәр.
Һәр кыз (!) үзенә бүлеп бирелгән йортны штукатурлап, буяган. «Бу вакытта ничек курыкмаганбыз», - дип, әле дә га-
җәпләнә Рева апа. Анда эш тәмамлангач, 1959 елда Буа шикәр заводына урнашып, тәрәз куючы булып эшләгән.
Совет республикаларына ярдәм йөзеннән, Төньяк Казахстанда элеваторны төзү эшләрендә хезмәт куйган. Кайтканда исә, үзе әйткәнчә, баеп кайткан.
- Безнең кибетләрдә уксус белән карабодайдан башкасы булмады. Ә анда нәрсә генә юк: үзебез баштанаяк киенеп, әтиләргә күлмәк, әниләргә яулыклар, сәгатьләр, бер чемодан ситца көчкә күтәреп кайттык, - дип искә ала Рева апа.
Түбән Камага 1нче җылылык электр үзәге төзелешенә ул 1966 елның 5 маенда килгән. Тик төзелеш башланмаган урында штукатурчыга нишләргә? Хатын-кызлар ул вакытта Яр Чаллыдагы 1нче комплекста төзелгән йортларны бизәү эшләре алып барганнар.
- ТЭЦ бинасында без сигез ел буе идән җәйдек: плиткалысын да, мозаикалысын да. Штукатур эшен дә алып бардык. 50 килолы цемент капчыкларын ташу дисеңме, катнашма изү дисеңме - барысы безнең җилкәләрдә булды. Ялларда да эшкә чыга идек, отпускның 12 көне генә бирелде. Эштән кайткач, өй мәшәкатьләренә чумасың, - дип авыр сулап куя Рева апа.
Яшьлек урамындагы 32нче йорттан квартирны үзе эшләп кергән ул. Төзү материаллары биргәннәр дә, вәссәләм. Шуңадыр, бу квартиры шулкадәр якын аңа.
Сигез елдан, Җылылык электр үзәгеннән китеп, балалар бакчасында буяучы, кече тәрбияче, гомум торак йортта вахтер булып эшләгән.
Салкында эшләү, авыр шартлар Рева апага тәэсир итми калмый. Биленә, аякларына салкын тиюдән җәфалана: табиблар артрит, артроз һ.б. диагнозлар куйганнар, операция дә ясалган. Хәзер өйдән беркая чыкмый, диярлек. Вакытын китап укып үткәрә. Шуңамы, күңеле авылга, туганнарына тарта. Аны барлык бәйрәмнәргә дә алып кайталар анда.
Ярдәмчеләре һәм куанычлары - кызлары Резеда, Гөлназ һәм Гөлнур әнисенең хәлләрен белешеп торалар, оныклар да кунакка килеп йөри.
Рева апа Җылылык электр үзәгендә эшләгән елларны еш искә төшерә. Теләге дә бар: аның үзе җәйгән идәннәрне күрәсе килә, шул ук килеш калганмы, үзгәргәнме...
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев