Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрне матурлыйлар

Түбән Камада чәчәкләр утыртырга керештеләр.

Меңләгән бакра гөле, сальвия, пеларгония, бәрхет гөлләре һ.б. чәчәкләр шәһәрне әле көзен дә матурлап торачак. Алар газоннарда гына түгел, җәяүлеләр юлы буенча да утыртылачак. Яшелләндерүче Эльвина Сабирова әйтүенчә, чәчәкләр башта теплицада үстерелә, аннары гына шәһәр урамнарына утыртыла.
Ә түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын шатландырып торсын өчен, вакытында һәм тиешенчә су сибәргә, чүбен утарга, туфрагын йомшартып торырга
кирәк. Барлыгы 200 мең чәчәк утыртырга планлаштырыла. Эш күп, әмма белгечләр эшне 15 июльгә кадәр тәмамларга вәгъдә бирә.
Чәчәкләрдән тыш, шәһәрдә елдагыча яшел сыннар урын алачак. Монысы инде – аерым сәнгать дисәң дә була. Яшеллән-дерүчеләр эшен күргән кешеләр туктап соклана, мактый, «Мин дә бакчамда шундый чәчәкләр үстерәм», «Шәһәребез көннән-көн матурлана», «Бигрәк матур, рәхмәт кызларга» диләр.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев