Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрне бергәләп чистартыйк!

НТР медиахолдингы Түбән Камада яшәүчеләрне шәһәрне җыештыру эшенә актив кушылырга чакыра. Шәһәр күләмендә уза торган «ЭкоЯз» санитар-экология конкурсы кысаларында Түбән Кама телерадиокомпаниясе «ЧистоТУТ» дигән чисталык акциясе башлап җибәрә.

Акциянең максаты – урамнарны һәм шәһәр тирәләрен җыештыруга мөмкин кадәр күбрәк түбәнкамалыны җәлеп итү. Әйләнә-тирәбез чиста һәм пөхтә булганда, барыбызга да күңелле бит.
Әлеге акциядә катнашучыларның барысы да телетапшырулар һәм газета мәкаләләре геройлары булачак. Чистарту, җыештыру эшләренең барышына «Чисталык комиссары» күзәтчелек итәчәк. 
Чисталык акциясендә ничә яшьтә булуына карамастан, Түбән Камада яшәүче һәркем һәм нинди милек формасында булуына бәйсез рәвештә теләсә кайсы оешма катнаша ала. 
Акциягә кушылырга теләгегез булса, НТРга шалтыратыгыз. 
Сезнең турында язачаклар, сезне телевизордан күрсәтәчәкләр.
«Чисталык комиссары» сезне көтә.

Акциядә катнашу өчен гаризаларны 917-937-30-7; 40-07-70; 41-13-13 номерлары белән телефоннан шалтыратып, яисә ntr-24.ru сайты аша бирергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев