Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәргә һәм аның кешеләренә мәдхия

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә узган «Илаһи калам» дип аталган мәдәни чара шәһәребезнең 55 еллыгына багышланды.

Кызыл Чишмә бистәсенең китапханә мөдире Илсөяр Җаббарова шәһәрнең төзелә башланган елыннан бүгенге көнгә кадәр ирешелгән уңышлары турында сөйләде. Аннары ул ял итүчеләргә шәһәрдәге төзелешләр, берен-че төзүчеләр, урам исемнәре, тарихи урыннар турында сораулар бирде. Ял итүчеләрнең сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирүләре аларның шәһәребезне нык яратуларын исбатлады. Зур активлык күрсәтеп, алар үзләре дә чыгыш ясадылар.
Аксакаллар шурасы әгъзасы, мәгариф ветераны Суфиян ага Минһаҗев шәһәр тормышындагы истәлекләре белән уртаклашты. Үзе язган юмористик хикәяләрен укып, халыкны көлдерде.
38 ел татар теле укытучысы булып хезмәт куйган Саимә апа Габбасова узган гасырдагы болганчык елларны исенә төшерде. Татар мәктәпләре ябылып барган чорда укытучылар коллективының берләшеп, ата-аналарга аңлату эшләре алып барулары нәтиҗәсендә, 1 нче гимназияне саклап калулары турында сөйләде. Хезмәт ветераны 88 яшьлек Саимә апа гимназиянең хәзерге уңышларына шатлана. Анда укырга килүче балаларның ел саен арта баруы, икенче уку елында беренче сыйныфка килүчеләрнең өч сыйныфка җитәчәгенә горурланды. Саимә апа чыгышын үзе язган «Яшьлегем» шигырен укып тәмамлады.
Афанаста яшәүче Надежда Волкова әти-әниләре белән Мәскәү өлкәсенә туганнары янына күчеп китүләре, ләкин өч ел узгач, Татарстанны сагынып, кире кайтуларын сөйләде. Бөгелмә вокзалында поезддан төшкәч, татарча сөйләшеп торучыларны күреп, үзе берни аңламаса да, бик шатланган. Надежда Николаевна Афанаста эшләгән беренче почта таратучы Валентина Маклашованы халыкның ничек хөрмәт итүен, газета-журналларны бик күп укуларын искә алды. 35 ел башлангыч сыйныф балаларына белем биргән мөхтәрәм укы-тучы үзенең чыгышында Муса Җәлилнең «Варварство» («Вәхшәт») шигырен дә сөйләде.
Фәһимә Каранаеваның үзе язган шигырен укуы аеруча нык тәэсир итте. 35 ел икмәк заводында эшләп, лаеклы ялга
чыккан Фәһимә ханым шәһәрнең юбилеена багышлап «Шәһәребезгә мәдхия» дигән шигырь язган. Шушы бер шигырьдә шәһәр тормышын һәм аның төрле тармакларын оста итеп чагылдыра алган.
Ял итүчеләрнең чыгышлары Илсөяр Җаббарова һәм Анна Старкованың җырлары белән аралашып барды. Әлбәттә, эшне җиренә җиткереп оештырмасаң, нәтиҗәсе дә булмас. «Шәфкатьлелек» үзәгендә мондый очрашуларны, кичәләрне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Сабирова һәрдаим оста итеп оештыра. Шуңа да алар кызыклы һәм мавыктыргыч була.

Земфира Гарифуллина

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев