Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәргә – бүләк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 50 еллык юбилеен бәйрәм итә торган шәһәргә эшлекле сәфәрен «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендәге акрынайтылган кокслау җайланмаларын (фотода), «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыятендәге авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын караудан башлады. Аннан соң ул «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең хәзерге вакытта изобутилен җитештерү модернизацияләнә торган изопрен-мономер заводында булды. «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең олигомерлар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 50 еллык юбилеен бәйрәм итә торган шәһәргә эшлекле сәфәрен «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятендәге акрынайтылган кокслау җайланмаларын (фотода), «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыятендәге авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын караудан башлады. Аннан соң ул «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең хәзерге вакытта изобутилен җитештерү модернизацияләнә торган изопрен-мономер заводында булды.
«Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең олигомерлар заводында альфа-олефиннарны модернизацияләнгән нигездә җитештерүгә керешү дә зур вакыйга булды. Әлеге яңа объектны ачу тантанасында, шулай ук, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин, «Линде» компаниясенең нефть химиясе җайланмалары идарәче директоры Джон Вандервельде катнашты.
«Бу - шәһәргә безнең бүләгебез. Әлеге җайланманы эшләтә башлап, без предприятиенең техник-икътисади күрсәткечләрен генә яхшыртып калмыйбыз, чит илдән кертелә торган продукция урынына үзебезнекен җитештерү мәсьәләсен дә хәл итәбез», -
дип ассызыклады үзенең чыгышында «Нижнекамскнефтехим» генераль директоры Азат Бикмурзин.
Әлеге проект чималны аз кулланып, җитештерүне нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән. Яңа производствоны гамәлгә кертү, чыннан да, полиэтилен җитештерүдә сомономерлар сыйфатында файдаланыла торган С4, С6 олефиннар фракциясен үзебездә җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. Бүгенге көн өчен бу бик әһәмиятле. Ә инде проектны тормышка ашыруның мохиткә тискәре йогынтысы булмавын да исәпкә алсак, аның актуальлеге тагын да югарырак бәяләнә.
«Нижнекамскнефтехим»да линейный альфа-олефиннар җитештерүне реконструкцияләү турындагы карар 2012 елда кабул ителгән иде. Төзелеш мәйданында эшләр «Линде» компаниясе вәкилләре җитәкчелегендә, 20ләп төзелеш-монтажлау оешмасы катнашында алып барылды. Монтажлау эшләренә «Нижнекамскнефтехим»ның башка хезмәтләре һәм подразделениеләре, шулай ук, олигомерлар заводы хезмәткәрләре дә зур булышлык күрсәтте.
Ачу тантанасында Джон Вандервельде башкарылган эш өчен рәхмәт җиткерде һәм әлеге проектның әһәмиятен ассызыклап: «Аны тормышка ашыру белән, без Россиягә үзендә үк эшләнгән технологияне кире кайтарып кына калмадык, әлегә кадәр бары тик Согуд Гарәбстанында гына булган беренче коммерция җайланмасын да төзедек», - диде.
«Мондый производство Россиядә бүтән юк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. - Киләчәктә аның продукциясенә ихтыяҗ зур булачак».
Бу җайланма аерым параметрлар белән күпбаскычлы идарә системалары, заманча идарә системасы һәм аварияләргә каршы саклык чаралары белән җиһазландырылган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X