Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Шәһәрегез искиткеч!»

Түбән Камага эшлекле сәфәр белән Курган шәһәреннән делегация килеп китте. Делегация составында Курган, Шадринск шәһәрләре, Далмат районы вәкилләре бар иде. Кунаклар шәһәр мэры Айдар Метшин белән очрашып, Түбән Каманың истәлекле урыннарында булдылар, республика программалары кысаларында төзекләндерелгән һәм яңартылган объектларны карадылар.

Беренче зур проект 2015 елда Габдулла Тукай исемендәгет уку һәм ял паркын яңарту булды. Шәһәр китапханәсе яңартылгач, ул бердәм зур комплекска әйләнде. Кунакларга парк бик ошады, алар Тукай әкиятләре турында сораштылар.
Делегация вәкилләрен бюджет чикле булып та, моның кадәр күләмле эшне башкару мөмкинлеге кызыксындырды. Айдар Метшин әйтүенчә, кайбер проектларны тормышка ашырырга эшмәкәрләр дә ярдәм итә, мәсәлән, Кама яр буенда алар булышлыгы белән кече архитектура формалары куелды, паркларда алар кафе тота, спорт җиһазларын вакытлыча кулланышка бирү пунктлары оештырганнар, инде менә күзәтү тәгәрмәче дә урнаштырылды.
50 ел эчендә чытырманлыкка әйләнгән каенлыктан, 2016 елда «Гаилә» паркы ясап куйдылар. Ул да, Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей да, яңартылган автошәһәрчек тә, «Велики» музее да Түбән Каманың чын бизәгенә әйләнде.
Иң мөһиме – шартлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлы булырга тиеш. Бу принцип бездә саклана, Россиядә «нык ихтыярлылар» өчен җайлаштырылган пляжлар өч шәһәрдә, шул исәптән Түбән Камада бар. Планнарда – Кама яр буенда төзекләндерү эшләрен дәвам итеп, экопарк булдыру. Моның өчен башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә ниятлиләр.
Бу проектлар буенча эшләгәндә белгечләр тәкъдимнәреннән тыш, шәһәрдәшләр фикере дә исәпкә алынуы аерым игътибарга лаек. «Безнең ишегалды» программасы моның ачык мисалы булып тора.
– Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча Татарстан күп кенә төбәкләрне узып китте. Түбән Кама исә бигрәк тә аерылып тора. Шәһәрегез искиткеч! – дип тәэсирләре белән уртаклашты Курган шәһәренең архитектура һәм төзелеш департаменты начальнигы Елена Иванова.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев