Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәребездә трамвайлар парады узды

Шәһәр урамнарын ямьләп һәм түбәнкамалыларга бәйрәм рухы бүләк итеп, линиягә берьюлы сигез үзенчәлекле бизәлештәге трамвай вагоны чыкты. Ул трамвайларның Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 50 ел тулу уңаеннан республика бюджеты исәбенә алынган дүртесе өр-яңа булып, предприятиенең бу олы шатлыгын шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. кунаклар да уртаклашты. Бу яңа дүрт...

Шәһәр урамнарын ямьләп һәм түбәнкамалыларга бәйрәм рухы бүләк итеп, линиягә берьюлы сигез үзенчәлекле бизәлештәге трамвай вагоны чыкты.
Ул трамвайларның Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 50 ел тулу уңаеннан республика бюджеты исәбенә алынган дүртесе өр-яңа булып, предприятиенең бу олы шатлыгын шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. кунаклар да уртаклашты.
Бу яңа дүрт трамвай пассажирларны шәһәр буйлап ташыячак һәм, шулай ук, промышленность зонасына да эшчеләр йөр-
тәчәк. Пассажирлар өчен иң шатлыклысы - ул яңа вагоннарга бушлай
Wi-Fi, ГЛОНАСС системасы көйләнгән. Шулай ук, видеорегистратор, күзәтү камерасы да бар. Өстәвенә, ул трамвайларның идәне бала арбасы тартучыларга һәм инвалид коляскасында утырып йөрүчеләргә керү-чыгу уңайлы булырлык итеп ясалган.
Яңа трамвайлар кайтуга багышланган тантанада ясаган чыгышында Айдар Метшин Түбән Кама трамваеның шәһәребез горурулыгы икәнен һәм, гомумән, шәһәр электр транспорты предприятиесенең Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә үз тармагында иң алдынгылардан булуын ассызыклап үтте. Барлык уңайлыкларны үз эченә алган дүрт яңа трамвайның республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан шәһәрнең 50 еллык юбилеена бүләк икәнен дә әйтте.
Шәһәр электр транспорты предприятиесенең генераль директоры Рафаил Хәбибуллин бу яңа трамвайлар йөри башлагач, үз пассажирларының тагын да артачагына өмет белдерде.
Тантаналы рәвештә ал тасмалар киселгәннән соң, матур бизәлешле бу трамвайларның барысы да 2нче маршрут буенча юлга кузгалды. Ул тематик вагоннарның иң беренчесенә, бүген-гебезне еракта калган 1967 ел белән тоташтырып, шул беренче трамвайның беренче пассажирлары - ул чагында дүртенче класста укыган түбәнкамалылар утырды. Инде олы яшьтәге булсалар да, алар үз класс җитәкчеләре Мария Егорова белән бергә иделәр...
Красный Ключ ягына бара торган бу трамвайлар бик тә үзенчәлекле исемнәр астында - «Күпмилләтле Түбән Кама», «Музей», «Әдәби», «Экологик-биололгик», «Яшьләр», «Балалар» -
юлга чыкканнар һәм тукталышларда вагонга керүчеләргә дә яхшы кәеф бүләк итәләр иде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев