Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәребездә коронавирус йоктыручылар әлегә юк, ләкин саклану чараларын күрү мөһим

Бу хакта шәһәр җитәкчеләре, хәбәрчеләр белән очрашуда җиткерделәр.

Сакланыр өчен антисептик, медицина маскалары кирәк. Ә соңгыларына даруханәләрдә кытлык күзәтелә. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев әйтүенчә, элек маскалар Кытайдан кайтартылган, үзебездә җитештерүчеләр юк. Әмма «Эластик» заводы маска җитештерү өчен, махсус тукыма ясау буенча заказлар белән июньгә кадәр тәэмин ителгән, алар эшләп чыгарган товар экспортка җибәрелмәячәк, ди. Шуңа күрә, өмет бар. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова исә маскалар белән, беренче чиратта, хастаханәләр тәэмин ителүен җиткерде.
– Аларны авыру кешеләр белән эшләүчеләр һәм авырулар гына кияргә тиеш. Сәламәт булганнарга күпләп сатып алуның кирәге юк. Бары тик гигиена таләпләрен үтәргә онытмагыз. Гомумән, тын юлларының кискен ялкынсынуы буенча Түбән Камада бар да тыныч, авыручылар саны узган елгыдан аз, – дип җиткерде ул.
Чит илдән кайтучы 26 кеше ике атнага карантинга кертелгән һәм табиблар күзәтүе астына алынган. Аэрпортларда, кайбер предприятиеләрдә тепловизорлар урнаштырылган. Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов әйтүенчә, мәктәп укучылары кичәдән, ягъни 19 марттан башлап 31 мартка кадәр каникулда булачак, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары дистанцион укытуга күчте, балалар бакчалары исә элекке режимда эшли. Шул ук вакытта шәһәребездә эшләүче түгәрәкләр, спорт секцияләре вакытлыча ябылып тора.
Ә менә төрле юк-бар куркыныч хәбәрләргә игътибар итмәскә киңәш бирделәр. «Шаяртып» куркытучылар җитәрлек. Алар бер нәрсәгә дә нигезләнмәгән, күбесе ялган.

Лилия Заһретдинова

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X