Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәрдә – бәйрәм рухы

Түбән Камада Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Шәһәр мәйданчыкларын бизиләр, чыршыларны урнаштыра башладылар...

Сыннар ясар өчен, бозны Пионер күленнән кисеп, шакмаклап китерәләр. Моны Ижау белгечләре эшли. Бу сыннар шәһәр паркларын һәм скверларын бизәячәк.
Андрей Тронин әйтүенчә, бер боз шәһәречеге төзелешенә 3 меңгә якын зур шакмак китә. Эш авыр да, кызыклы да. Елдагыча, бәйрәмгә шәһәр предприятиеләре дә әзерләнә башлый, һәрберсенә үз мәйданчыгы беркетелгән.
– Лемаев скверында чыршы конструкциясе куелды, аңа ботаклар беркетә башладык, аннары уенчыклар эләчәкбез, – диде участок мастеры Александр Сычев.
Барлык эшләр 20 декабрьдә тәмамланырга тиеш.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев