Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр сәхифәсе: яңа исемнәр

«Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме турындагы Нигезләмәгә таянып, Түбән Кама шәһәре төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга, шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан, «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исемен бирү турында Түбән Кама шәһәре мэры А.Р. Метшинның тәкъдимен, предприятие-ләрнең, җәмәгать оешмаларының үтенечен карап тикшереп, Түбән Кама шәһәр Советы карар итә:...

«Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме турындагы Нигезләмәгә таянып, Түбән Кама шәһәре төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән гражданнарга, шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан, «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исемен бирү турында Түбән Кама шәһәре мэры А.Р. Метшинның тәкъдимен, предприятие-ләрнең, җәмәгать оешмаларының үтенечен карап тикшереп, Түбән Кама шәһәр Советы карар итә:
1. «Түбән Кама шәһәренең мактаулы граж-данины» исемен бирергә:
Абдулхәкимов Рашит Вәли улына - «Татэнергострой» ААҖ ветеранына, Түбән Кама шәһәренең промышленность һәм социаль әһәмияткә ия объектлары төзелешендәге зур өлеше, җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен;
Китанов Григорий Леонидовичка - сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук сагы органнары ветераннары (пенсионерлар) советы рәисенә, Түбән Кама муниципаль районында җирле үзидарәне оештырудагы, яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи тәрбия бирүдәге зур өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен;
Лукшин Валентин Васильевичка - Бөек Ватан сугышында катнашучы - Түбән Кама электр челтәрләренең беренче җитәкчесенә, Түбән Кама шәһәре төзелешенә, социаль-икътисади үсешенә, аның энергетик комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен;
Плетнева Зинаида Ивановнага - халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесенә һәм дирижерына, Түбән Кама шәһәрендә мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше, яшь буынга музыка-эстетик тәрбия, белем бирүдәге актив эше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен;
Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улына -Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе начальнигына, Түбән Кама шәһәрендә социаль әһәмияткә ия объектларны проектлауга һәм төзелешләренә зур өлеш керткәне, шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен;
Ягудин Әхмәтвагыйз Әхми улына - «Татэнергострой» ААҖ, «Камэнергостройпром» ЧҖЧ ветеранына, Түбән Кама шәһәренең со-
циаль-икътисад үсешенә, мөһим промышлен-ность объектлары һәм социаль инфраструктура объектлары төзелешенә керткән зур өлеше өчен.
Түбән Кама шәһәре мэры
А.Р.Метшин.
Григорий КИТАНОВ:
- «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелү минем өчен һич көтелмәгән күңелле вакыйга булды. Бу хөрмәткә мин лаеклымы-түгелме, анысы хакында сүз йөртә алмыйм. Бары тик бер генә нәрсә әйтәм: горурланам һәм бәхетлемен!
Хезмәтемә шундый югары бәя биргәннәре өчен, муниципалитет җитәкчелегенә һәм депутатларга рәхмәтлемен. Мин, гади колхозчыдан - авыл мәдәният йорты директорына, аннан колхоз партия комитеты секретарена һәм Түбән Кама районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелдем. Төрле өлкәләрдә эшләгәндә миңа искиткеч яхшы кешеләр белән иңгә-иң торып хезмәт итү бәхете тиде. Тормышта ниләр генә булса да, бернәрсә үзгәрешсез кала: үз принципларымны алмаштырмыйм, ә аның асылы - Ватаныма һәм туган төбәгемә фидакарьләрчә хезмәт итү.
76 меңле пенсионерлар армиясе исеменнән, барыгызны да Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Зинаида ПЛЕТНЕВА:
- «Түбән Каманың мактаулы гражданины» дигән мактаулы исемгә тәкъдим итүләре бер дә көтелмәгәндә һәм, мәдәнияттән, үз һөнәремнән, үзем сәнгать җитәкчесе, дирижеры булган халык уен кораллары оркестры коллективыннан шундый олы хөрмәт күрсәтелгән бердәнбер вәкил була-рак, минем өчен зур җаваплылык иде. Бераз гына моңсу да булды, димәк, олыгаям икән. Монысы инде хисләр генә....
Алдагы планнарда - кадерле тамашачыларыбызга күпсанлы концертлар һәм оркестрның юбилеена багышланган бәйрәмне оештыру.
Киләсе елда безгә 25 ел булачак.
Барлык халыкны һәм, күченеп китсәләр дә, элеккечә үк түбәнкамалы булып калган кешеләрне шушы алтын бәйрәм белән котлыйм. Үз төбәгебезне, илебезне һәм кешеләрне яратуыгызны телим. Ә яшь буынга яшьлек шәһәренең 100 еллык юбилеен каршы алырга язсын.
Әхмәтвагыйз ЯГУДИН:
- Түбән Камада чирек гасырга якын яшәдем һәм эшләдем. Еш кайтам, чөнки биредә үз гаиләләре белән улларым яши. Алтымышынчы елларда, биредәге беренче дүрт катлы йортта бер бүлмәле беренче квартирымны алдым. Авыл егете өчен ул бик зур вакыйга иде. Аннан соң квартирларның ике һәм өч бүлмәлеләре дә булды, әмма беренчесе иң шатлыклы мизгел буларак мәңгегә истә калды.
Башта - участок, аннан СМУ начальнигы, «Спецстрой»ның баш инженеры, «Камэнергостройпром»ның генераль директоры... Кайда һәм кем генә булып эшләсәм дә, хезмәтемә бар көчемне бирдем. Үз җитәкчелегемдә эшләүчеләргә дә булышырга тырыштым - яшәү урыны, балалар бакчасына путевка, җир участоклары белән тәэмин иттем. Хәзерге җитәкчеләргә дә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә күбрәк игътибар бирергә киңәш итәм. Яхшылык йөзе белән әйләнеп кайта ул.
Сөекле шәһәремнең тагын да үсүен телим.
Фирдәвис ХАНОВ:
- Һәрбер юбилей датасы шәһәребез тарихындагы аерым бер этап ул. Аларга без һәрвакыт ныклап торып әзерләндек: нәтиҗә ясадык, казанышларны билгеләп үттек, ветераннарны һәм беренче төзүчеләрне бүләкләдек.
Үз тормышымда да шундый ук вакыйгалар күзәтелә, чөнки 15 ел аерма белән, безнең юбилейлар туры килә. Үземнең 50 яшемне билгеләп үткәндә Түбән Камага 35 ел булган иде. Ул чагында, тантаналы шартларда, миңа «Татарстан Республикасының
атказанган архитекторы» таныклыгын тапшырганнар иде. Биш елдан мин Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Россия-нең иң яхшы архитекторы» номинациясендә җиңү яуладым, ә 60 яшемдә, республиканың ул яшьтә әле эшләүче баш архитекторлары арасыннан бердәнбер буларак, «Россия Федерациясенең атказанган архитекторы» дигән мактаулы исемгә лаек булдым.
Сентябрьдә миңа 65 яшь тулачак һәм янә дә иң югары дәрәҗәдәге бүләк - шәһәрнең мактаулы гражданины исеме. Республика һәм Россия конкурсларында җиңү яулау турында һәрчак хыялландым һәм уңышка ирештем дә, әмма шәһәрнең мактаулы гражданины булу хокукына ирешермен дип күз алдына да китерә алмадым.
Рәшит АБДУЛХӘКИМОВ:
- Түбән Камадагы хезмәт юлым производство практикасы үтүдән башланды. КИСИны тәмамлагач, бирегә эшкә җибәрделәр. Химкомбинатның беренче объектларын - ремонт-механика цехы һәм склад фундаментларын төзү насыйп булды. Үз эш урынымда ук яшәдем дә: будканың ярты ягында прораб бүлмәсе иде, ә икенче ягында - карават белән тумбочка. 1965 елда миңа, 5нче СМУ мастерына, Яшьлек урамындагы 2нче мәктәпне төзүне тапшырдылар... Шәһәрдәге мөһим промышленность һәм социаль әһәмияткә ия булган күп объектларның проектларын ясадым һәм үзләрен төзедем.
Төзелеш ветераннары - элекке өйрәнчекләрем һәм бригадирлар «Түбән Каманың мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булуымны еш әйттеләр. Әмма сүздән эшкә керешер дип уйламадым. Аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт.
Валентин ЛУКШИН:
- «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелүе турында миңа хәбәр иткәч, гаҗәп тә тоелды, күңелле дә булды. Минем тыйнак хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен, шәһәр һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Энергетика тармагында 32 ел эшләдем. Хезмәт эшчәнлегемнең һәр чорын хәзер зур канә-гатьлек белән искә төшерәм.
1964 елда мин Яр Чаллы электр челтәрләре директоры вазыйфасын башкардым, ә шуннан соңгы елда инде Түбән Кама электр челтәрләренең беренче җитәкчесе булдым. 1974 елда Түбән Каманың 1нче ТЭЦына җитәкчелек иттем. Без, энергетикларның тату
командасы белән бергәләп, станцияне модернизацияләргә һәм 2нче ТЭЦ төзелешенә керештек. Биш елдан соң мин шәһәр электр челтәрләре җитәкчесе булдым. Җиренә җиткереп эшләдек, шунлыктан зур җиңүләргә ирештек.
Соңгы вакытта, сәламәтлегемә бәйле рәвештә, урамга сирәк чыгыла, әмма үзем күргәннәр мине бик тә шатландыра. Шәһәр үзгәргән, матурланган.
Түбәнкамалыларга минем теләгем бер генә: булганының кадерен белегез, һәм алга, куелган максатка омтылыгыз! Шәһәрне яратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X