Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр башлыгы Айдар Метшин оператив штабта коронавирус таралуны булдырмау хакында эшлекле киңәшмә үткәрде

Түбән Кама муниципаль районында әлегә коронавирус белән зарарланучылар юк.

Киңәшмәдә кешеләрдә короновирус билгеләре беленә калса, медицина оешмаларының ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе каралды.

Саклык чаралары күрү һәм һәр очракка әзер тору кирәк. Беренче саклык чарасы – күптән түгел генә коронавирус инфекциясе булган илләрдә булып кайткан шәһәрдәшләребезне көн саен табиб тикшерүе астына алу.

Бар хастаханәләрдә эшләүче медицина персоналы коронавирус вакытында диагностикалау һәм дәвалау өчен укулар узды. Шулай ук амбулатор шартларда эшләү өчен эш тәртибе дә төзелде. Инде, Алла сакласын, бу яман авыру шәһәребезгә үтеп керә калса, госпиталь ачылачак. Авыру йоктырган кешеләрне аерым дәвалау өчен барлык мөмкинлекләр каралган. Кирәге чыга калса, ашыгыч операцияләр үткәрү өчен дә шартлар тудырылган.

Айдар Метшин госпитальне якын арада әзерләп бетерергә күрсәтмә бирде; беренчел, ашыгыч һәм стационар ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче барлык медицина персоналын саклау чаралары белән тәэмин итүгә җитди игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Мэр җирле хакимият органнарына район һәм шәһәр халкын яклау, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык кирәкле чараларны күрү бурычы куйды.

Исегезгә төшерәбез, Россия территориясендә санитар-эпидемиологик хәлне тотрыкландыру максатыннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде һәм аны бозучыларга катгый чаралар күреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев