Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шинчылар урамындагы юл төзекләндерү тулы куәттә бара

Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр ике километрга сузылган бу участок шәһәр төзелгәндә ясалган, әмма вакыт узу белән, хасил булган чокырлар аркасында халык арасында «исерек юл» дип йөртелә башлаган.

Түбәнкамалылар «Гаилә» паркын яңартканда аны да калдырмаслар дип өметләнделәр, әмма булмады...
Шөкер, быел, чират та килеп җитте, акчасы да табылды: Россия һәм республика бюджетыннан капиталь яңартуга 356 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр «Татавтодорстрой» компаниясенең Түбән Кама филиалы тарафыннан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башкарыла. Проекты исә Казан белгечләре тарафыннан төзелгән. Уң як юл асфальтының аскы катламы җәелгән, бордюрларны махсус машина урнаштырып бара, көненә ул 600 метр араны уза ала. Сул якта вак таш салалар. «Юлның һәр ягы өчәр «полоса»га кадәр киңәйтелә, тротуарлар ясыйбыз, тукталыш павильоннары, светофорлар куелачак, «ливневка»лар өчен дә урын каралган. Эшләр апрель аенда башланды, октябрьдә, ә, бәлки, иртәрәк тә тәмамларбыз», – дип исәп-хисап тотты торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Тәфкил Әхмәтшин.
Эшчеләр иртәнге сәгать 7дән кичке 9-10нарга кадәр хезмәт куя, үзизоляция вакытында да туктамаганнар, әмма барлык куркынычсызлык чараларын саклаганнар: битлекләр дә, перчаткалар да кигәннәр.
Шәһәрдәшләр шатлыкларын яшерми. «Юлны төзекләндерүне күптән көттек. Фатирым да, эш урыным да шул урамда. Бик уңайлы булачак», – ди Гөлнара Шадрина. «Асфальтны дөрес итеп ничек салуларын беләм мин. Бик яхшы эшлиләр. Аны сыйфатлы, калын итеп салалар. Күренеп тора, уңайлы, әйбәт юл булачак бу», – дип үз фикерен белдерә Габделнур Габдрахманов.
Тынычлык урамының яңа районында да юл җәю буенча эшләр бара. Аларга 120 миллион сум бүлеп бирелгән. Анда нигез салынган, сетка җәйгәннәр, аннары вак таш һәм асфальтның аскы катламы салыначак дип көтелә. Эшләрне «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте башкара. Бу юл да октябрьгә кадәр әзер булыр дип көтелә.

Фотолар ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X