Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шигырьләрдән сәйлән тезеп...

Талантлы шагыйрә, гомерен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган Ралия апа Кәримованың һәрвакыт балкып, нур чәчеп торган йөзе, ягымлы елмаюы үзенә җәлеп итә. Яхшылыгы эченә генә сыймыйча, тышка да ташып чыгып, тирә-юньне яктырта кебек.

Ралия Кәримова 1951 елның 12 мартында Башкортстанның Яңавыл районының Салих авылында туып үскән. Шигърияткә гашыйк кыз мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый, алар район газетасында басыла.
Мәктәптә укыган чорда Ралия пионер дружинасы советы рәисе булып сайлана. Төрле чаралар оештыру, ярышлар үткәрү яшь кызны актив тормышка әзерли.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Гаилә коргач, Кәримовлар 1973 елда Түбән Камага килеп урнашалар. Ралия апа хезмәт юлын 12 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Аннан соң 7 нче мәктәпкә күчә. Беренче татар ясле-бакчаларын ачуда катнаша, татар төркемнәрен туплау, балалар бакчаларында татар теле дәресләрен алып бару эшләрен оештыра. Күп еллар 27 нче мәктәпнең шифаханә бүлегендә укучы балалар белән эшли.
Шигърияткә мәхәббәте аны 1993 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә китерә. Әсәрләре «Туган як» газетасында басылып тора, шигырь һәм проза әсәрләре тупланган китаплары чыга. Бүген Ралия апа алты китап авторы. Шагыйрәнең туган телгә, табигатькә, туган якка мәхәббәте шигырьләрендә чагыла, алар кешеләрне изгелеккә, җан сафлыгына өнди. Әле узган елда гына чыккан «Һөнәрләр турында сөйләшик» исемле китабы аерым игътибарга лаек, дип уйлыйм. Ул шигъри формада һөнәрләрнең үзенчәлекләрен ассызыклый һәм укучыларга кулланма буларак, сәләтләрен исәпкә алып, һөнәр сайларга ярдәм итә.
Ралия Кәримованың шигырьләренә үзешчән композиторлар көй язып, алар җыр булып яңгырый. Укытучы буларак, ул шәһәр башкарма комитеты, мәгариф идарәсе Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ралия Кәримованың дистәләгән шигыре рус теленә тәрҗемә ителгән. Соңгы ун елда шагыйрә республика телевидениесенең «Татарстан – Яңа гасыр» каналында берничә тапкыр чыгыш ясады. Ралия апа даими эзләнүдә, үсештә. Ул иҗатны, башка язучыларның әсәрләрен укуны иң яраткан мавыгуы дип атый.
Ралия апа шәхси тормышында да бәхетле ханым. Ул бәхетле әни, сөекле һәм сөйкемле әби дә әле – аның биш оныгы бар.
Бу көннәрдә каләмдәшебез Ралия апа Кәримованың гомер бәйрәме. Аны тәбрик итеп, иҗади уңышлар, нык сәла-мәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Рушания Габбасова,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

Фото: Ф.Имамов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев