Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“ШАЯН ТВ” телеканалы алып баручылары белән очрашу

Беренче балалар телеканалы “Шаян тв” алып баручылары Түбән Каманың татар мәктәпләре укучылары белән очрашу оештырды

Очрашу Бакый Урманче исемендәге 2 гимназиядә башланып китте. “ШАЯН ТВ” телеканалы алып баручыларының төп максатлары балалар белән аралашу, аларга нинди тапшырулар кызыклыгын белү иде.

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары “Шаян тв”ның даими тамашачылары. Әлеге балалар “Шаян” каналы тапшыруларын, һәрбер геройның исемен яттан беләләр.

Кунаклар белдерүенчә, китаплар укудан тыш, берничә минут татар балалар телеканалын карау, укучыларга Тукай телен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Шулай ук кунаклар, малайлар һәм кызларны Шаян твда барган тапшыруларда катаншырга чакыралар.

Әйтергә кирәк, Шаян ТВ –  республикада татар телендә эшләүче бердәнбер телевизион балалар каналы.  Ул 2018 нче елда ачыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X