Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шатлыклары да, борчулары да, хыяллары да бер

Шәһәребездә Раиса Мищихина һәм Мария Логинова-Пашинаны белмәүчеләр сирәктер. Алар һәрвакыт бергә: «Осталар союзы» оештырган ярминкәләрдә дә, сәхнәдә дә, спорт чараларында да... Ел саен аларны шәһәркүләм уза торган «Олы көн» концертына чакыралар. Әңгәмәгә дип, алар җитәкләгән «Таң» сәнгать үзәгенә килдем.

Дуслыкка китергән очрашу

Кабинетка килеп кердем. Раиса һәм Мария өстәл артында кул эшләре белән мәшгуль. Мария җептән салфеткалар куйгыч, Раиса фоамираннан чәчәк ясый. Диварларга кул эшләре урнаштырылган: бизәлгән тәлинкәләр, вазалар, сәйлән агачлары һ.б. Мине ачык йөз белән каршы алдылар. 
Аларның икесен дә бәхетсезлек очраштыра. Раиса җәрәхәтләнеп, 1981 елда урын өстенә кала. Өч елдан ире китеп бара. Аерылышкач, балаларны үзендә калдыру өчен көрәш башлана. «Ул вакытта, гадәттә, балаларны инвалид анага калдырмыйлар иде, мин исә теләгемә ирештем», – ди ул. Туганнардай якын күршеләре дә ярдәменнән ташламый. Раиса әйтүенчә, аны әлеге көрәш көчле итә. Теләсә, кеше барысын да булдыра икән. Кирәксә, үрмәләп тә эшли, теләге булса, аягына да баса ала. Тора-бара ул, кеше арасына чыгып, арбалы башка инвалидлар белән очраша, аралаша башлый. 
– Безне Камил Гайнетдинов дигән кеше берләштерә. Ул тулы тормыш белән яшәвебезне, кешеләрдән читенсенмичә урамга чыгуыбызны, кибеткә баруыбызны тели. Башта, урамга чыксам, барысы да миңа карый кебек тоелды. Моны бик авыр кичерә идем. Ә хәзер кеше миңа караганда, елмаям. Урамга чыксам – бөтен дөнья минеке. Кешеләр, бигрәк тә балалар, килеп, ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, – ди Раиса.
Бервакыт аңа таныш булмаган хатын шалтыратып, Мария турында сөйли. «Хатын җәрәхәтләнеп урын өстендә ята, өйдән чыкмый, шалтыратыгыз әле», – дип үтенә. 
– Өйдә генә утыра идем. Урамга чыгу турында уйламыйм да. Лифт юк, тәрәзәдән урамга карап утырам. Бервакыт Рая шалтырата. Миңа аның ышанычлы тавышы ошады, – дип искә ала Мария.
Алар очрашалар. Ул көнне икесе дә хәтерли. «Яңгыр явып торса да, рәхәт иде», – диләр. Ул чакта Мария – Химиклар урамындагы 94 нче йортта, Раиса Гагарин урамындагы 18 нче йортта яши. Уңайлы урыннар, парклар булмаганга, «Шинник» спорткомплексы стадионында очрашалар, аралашалар. Шулай итеп, 20 елдан артык вакыт узып та китә.

Үзәкле дә булганнар

Раиса һәм Мария тик утырырга яратмыйлар. Кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Сәйләннән агачлар ясау дисеңме, декупаж ысулы белән тәлинкәләр бизәү дисеңме... Ярминкәләрдә катнашып, эшләнмәләрен саталар. Ә 2011 елда Түбән Кама мэры Айдар Метшинга барып, сәнгать үзәге ачарга теләүләре турында әйтәләр. Башлык тыңлый, Бакый Урманче урамындагы 24 нче йортта урнашкан ветераннар йортында бер бүлмәле квартир тәкъдим итә. Бергәләп барып карыйлар. 
– Килдек. Квартир бик начар, ремонтланмаган. Айдар Метшинга бер стенаны җимерергә, яңа тәрәзәләр куйдырырга, ремонт ясарга кирәклеген әйттек. Барысын да эшләделәр, рәхмәт төшкерләре! Без обойлар һәм линолеум сайладык. «Шәфкатьлелек» үзәге директоры Ләйлә Әхмәдишина заказ белән өстәлләр, диван һәм башка кирәк-яраклар кайтартты. Аларга бик зур рәхмәт инде, – ди Мария. 
Яңа сәнгать үзәгенә «Таң» («Рассвет») исемен бирәләр. Үзләре әйтүенчә, таң – яңа көн, киләчәк, чисталык, сафлык, матурлык билгесе. Бирегә көчле ихтыярлы кешеләр дә, пенсионерлар да йөри. Әлегә бакча сезоны тәмамланмаган, шуңа күрә килүчеләр сирәк. Әмма октябрь җитүгә, 12-15әп кеше йөри башлый. Беренче тапкыр килүчеләр: «Юк, бездән булмый, без боларны ясый алмабыз», – диләр, әмма өйрәнәләр. Моның өчен аерым сәләт тә кирәкми, бары тик сабыр булу, түземлелек кенә кирәк. 
Мария һәм Раиса фоамиран тукымасыннан чәчәк ясарга өйрәнгәннәр, чәч каптыргычларын бизиләр. Газетадан төрелгән көпшәләрдән ясалган вазалар да күз явын алырлык. Кешеләрне кызыктыралар, яңа әйберләр ясарга өйрәтәләр. Ә бервакыт Айдар Метшин «Таң» үзәгендә шөгыльләнүчеләргә администрациядә күргәзмә-ярминкә оештырырга рөхсәт итә. Ул көнне киңәшмәгә килгән депутатлар, җитәкчеләр эшләнмәләрен карап кенә калмый, сатып та ала.   

Җырсыз-моңсыз күңел нурсыз

Мария һәм Раиса тагын бер хыял белән яналар – арбалы кешеләрдән ансамбль оештыру. Кешеләр дә җыела кебек. Әмма кайберсе башка шәһәргә күченә, кайберсе баш тарта... Шулай итеп, алар икәү генә кала. Әмма төшенкелеккә бирелмиләр.
– Бер сәгатьлек концерт куябыз. Машенька шигырьләрен сөйли, мин биим: репертуарда шәрыкъ һәм татар биюе. «Шәфкатьлелек» үзәге бию өчен профессиональ арбалар сатып алды. Аннары икәү җырлыйбыз. Керәшен халык җырларын да, эстрада җырларын да яратып башкарабыз, – ди Раиса. 
– Рая, гомумән, музыканы ярата. Дәртлерәк көй ишетсә, хәзер биергә әзер. Без сәхнәгә чыккач, кеше йөзендә болар нәрсә күрсәтә алырлар икән дигән кыяфәт чыга. Аннары шаккатып карыйлар, алкышлыйлар. Концерт тәмамлангач, китмиләр, тагын сорыйлар, хәтта елап-елап рәхмәт әйтәләр. Еш кына төрле авылларга, шәһәрләргә чакыралар. Чаллыда, Зәйдә чыгыш ясадык. Әмма хәзер туктадык, чөнки юлга үзебез түлибез, ә бу кесәгә суга, – дип дәвам итә Мария. 

Ходайдан бирелгән сәләт

Мария еш кына мәктәпләрдә укучылар алдында чыгыш ясый. Шигырьләрне ул әле кечкенә чактан ук яза. 5 нче сыйныфта укыганда, берсе «Ленин нурлары» газетасында басылып чыга. Мәктәпне тәмамлаганчы язудан туктамый. Аннары онытыла. Ә менә урын өстенә калгач, ул Ходайга ялварып, нинди булса сәләт бирүен сорый. Шулай бервакыт төшендә Мәрьям Ананы күрә. Шуннан кабат шигырь яза башлый.
– Өйдә төрле урыннарда блокнотлар һәм ручкалар ята иде. Чөнки илһам теләсә кайсы вакытта килә, шуңа күрә кул астында кәгазь һәм каләм булу кирәк, юкса онытачакмын. Хәтта төнлә уянып, утны да кабызмыйча, тиз генә язып куя идем. Берчак  иртән карасам, бер шигырь өстенә икенчесен язганмын... Мондый очраклар да булгалады, – дип елмая ул.
Мария  – биш китап авторы. Баштарак авыр тормышы турында язса, хәзер әсәрләренең барысы да яшәеш, шатлык, мәхәббәт белән бәйле. Күп кенә шигырьләренә көйләр дә язылган: «Туган авылым» (Иркә Гайнемөхәммәтова җырлый), «Синең назларың» (Нәркис Зиннәтуллин башкара), «Барысы да яхшы булыр» («Саф хисләр» төркеме башкара) һ.б. Илһамландыручы дип ул, әлбәттә, Раисаны һәм ире Евгенийны саный.  

Яшь аермасына карамыйча...

Женя белән алар 16 ел бергә. Дискотекада очрашалар. Ул вакытта Радик Закиров исемле хәйрияче шәһәр инвалидларына зур ярдәм күрсәтә. Аларны төрле шәһәрләргә экскурсияләргә йөртә, теплоходта алып чыга, автобус яллап, «Дискоцентрга» (хәзерге «КоVеr» үзәге) дискотекага алып бара. 
Евгенийның күзе Марияга шунда төшә дә. Телефон номерын сорый. Хатын, шикләнеп булса да, бирә. Егеткә – 22, ә аның үзенә 34 яшь. Женя башта Марияның балалары белән дуслаша. Сөйгәне йөрәгенә юлны шулай таба. Өстәвенә уңган, компьютерлар җыя, курс эшләре яза. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр, аннан киңәш сораучылар күп. Балалар аларга өйләнешергә үзләре тәкъдим итә. Хатын әйтүенчә, ул булганда үзен тыныч һәм ышанычлы сизә. 
– Яшь арасының нинди катнашы бар монда! Алар бер-берсен шулкадәр яраталар, бер-берсенә шундый якыннар. Женя – безне саклаучы фәрештәбез. Төркемебезнең директоры һәм продюссеры. Ул булганда концерт өчен бер дә борчылмыйбыз. Музыка да вакытында кабызыла, тоткарлыклар да килеп чыкмый, – дип мактый «кияү»не Раиса.

Шартлар да тудырылган....

Мария һәм Раиса әле профессиональ спортчылар да. Түбән Кама, республика күләмендәге төрле ярышларда җиңүләр яулыйлар. Хәтта Кырымда һәм Сочида  йөзү, дартс буенча ярышалар, кросста катнашалар.  
– Шәһәрдә арбалы инвалидлар күп. Алар арасында яшьләр дә күп. Әмма алар, нигездә, компьютерда утыра. Виртуаль тормыш белән яшиләр. Шунысы кызганыч. Шәһәрдә очрашып аралашырлык нинди матур урыннар бар! Җәен мин көн саен «Гаилә» паркына йөрдем. Андагы яшеллек исе! Агач башларында тиеннәр йөгерешә. Трамвайларда йөрү уңайлы, музыка көллиятендә, Халык иҗаты йортында пандуслар бар. Димәк, концертларга йөрү мөмкинлеге бар. Тулы тормыш белән яшәү өчен барлык шартлар тудырылган, – ди Мария, ачынып.

«Дини бәйрәмнәрне һәрчак уздырдык»

Мария һәм Раиса тамырларын онытмыйлар. Концертларында «Алдым каләм», «Ачы тау», «Җыйдым җиләк» һ.б. керәшен җырларын яратып башкаралар. Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова аларга милли кием дә тектергән. Ел саен Пасха уңаеннан уздырыла торган «Олы көн» концертында катнашырга чакыралар. 
– Мин Югары Чаллыда – татар авылында туганмын. Анда аерым урамда керәшеннәр яши иде. Хәзер берничә йорт кына калды. Кечкенә вакытта Раштуа алдыннан акча җыярга чыктык. Йорт саен кереп алдан өйрәнгән иманны сөйлибез. Моның өчен безгә акча бирәләр. Иң зурысы 20, 50 тиен. Ә Пасхада йомырка җыя идек. Татарларга да кердек: анда чи йомырка, тәм-томнар салалар. Моның өчен мәктәптә безне бастырып сүгәләр иде. Сыйныфта керәшеннәрдән без өчәү – мин, дустым Люба һәм Рома. Шулай да, бер бәйрәмне дә ташламадык. Пасха вакытына гаиләбез белән өстәл янына җыелып бәрмәнчек чукладык. Хәтергә шулар уелып калган. Өйдә сурәтләр бар иде, – дип искә ала Мария.
Раиса исә Казахстанда туган. Аннары гаилә Алабуга районына күченгән.
– Өйдә икона торды, әни гыйбадәт кыла иде. Пасха бәйрәмен дә, башкаларын да уздырдык. Без дә өй саен йөрдек. Әни тәм-томнар пешерде. Гаилә белән пилмән ясаганыбыз хәтердә, – ди Раиса.  

Хыяллары да, борчулары да бер

Раисаның һәм Мариянең танышлары күп. Әмма бер-берсеннән якынрак кешеләре юк. 20 ел эчендә бер-берсенә шулкадәр береккәннәр ки, хәтта сөйләшкәндә дә берсе җөмләне башласа, икенчесе тәмамлый. Яки берсе әйтеп бетермичә, икенчесе сүзнең нәрсә турында барганын аңлап ала. 
Хәзер алар янәшә йортларда яши. Үзәк тә ерак түгел. Кунакка йөрешәләр. Аралашулары өзелми. Раисаның – ике баласы, алты оныгы, Мариянең ике баласы, дүрт оныгы бар.  
Шәһәрдәге уңайсызлыклардан да зарланып алдылар. Юлларны яңартканда пандуслар турында оныталармы, әллә гадәти битарафлыкмы – бордюр куялар. Арба белән ничек төшәргәдер? Аннары пандус булган урыннарда «лежачий полицейский» урнаштырып, юл аша чыгу кыенлаша. Нәтиҗәдә, юл аша чыгар өчен башка урын эзләргә туры килә. Күп урыннарда пандуслар таушалган, аларны яңартмыйлар. Кайчандыр тормышка ашырыла башлаган «Киртәләрсез Түбән Кама» проекты «Киртәле Түбән Кама»га әйләнә барамы?
Хыяллары да, планнары да хәзергәчә уртак аларның. 
– Санаторийга диңгезгә барасы килә. Анапада мондый санаторий бар, диләр. Әмма безгә юллама бирелми, ә сатып алу бик кыйммәткә төшә. Анда безнең кебекләр өчен барлык шартлар тудырылган. Бәлки җае табылыр, – дип теләге белән уртаклашты Раиса.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: М. Логинова-Пашина һәм Р. Мищихина.
Фото М.Логинова-Пашинаның шәхси архивыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев