Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Шатлык» бетәрме?

28нче, 29нчы микрорайон гына түгел, бөтен шәһәребез халкы яратып йөри торган «Шатлык» кибетен ябалар икән дип ишеттек. Бер көнне эштән кайтышлый, ипи-сөт алырга дип керсәм, егылып китә яздым: җиләк-җимеш сата торган рәтләрдән җилләр искән, ипи-сөт кебек ризыкларны да сатмыйлар иде. Кибетчеләрдән, нәрсә булды монда, дип кызыксынгач, «Шатлык»ны ябалар, 1 августтан...

28нче, 29нчы микрорайон гына түгел, бөтен шәһәребез халкы яратып йөри торган «Шатлык» кибетен ябалар икән дип ишеттек. Бер көнне эштән кайтышлый, ипи-сөт алырга дип керсәм, егылып китә яздым: җиләк-җимеш сата торган рәтләрдән җилләр искән, ипи-сөт кебек ризыкларны да сатмыйлар иде. Кибетчеләрдән, нәрсә булды монда, дип кызыксынгач, «Шатлык»ны ябалар, 1 августтан биредә «Пятерочка» кибете ачылачак», дип моңсу гына җавап бирделәр.
Татар исемле кибетләр арасында ир матуры булган «Шатлык»ны ябу, әлбәттә, күңелсез хәл. Эштән кайтышлый, тукталышка якын булган бу кибеткә кереп, кирәк-яраклар җыеп чыгу ничек рәхәт иде.
Ел саен шәһәрдәш-ләребезне Яңа ел белән котлап, кибет өстендә гирляндадан ясалган ир-ат һәм хатын-кыз кулы шампан шәрәбе чәкештерә иде. Ул халык күңелендә үзенә күрә бер бәйрәм кәефе тудырды.
Кибеткә кергәндә көн саен яңа фильмнардан өзекләр күрсәтеп, кино яңалыклары белән таныштырдылар. Яшьләр өчен дә бу бик уңайлы булды. Кинотеатрга барып карау өчен, күңелләренә хуш килердәй фильм сайлап алу мөмкинлеге бар иде.
Кибеттән чыгуга ук әбиләр бәрәңге, суган кебек яшелчә яки чәчәк бәйләмнәре сатып тордылар. Бу урынга яңа хуҗа килгәч, ул әбиләрне моннан куып җибәрүләре дә бик ихтимал. Алар өчен дә бу күңелсез хәбәр. Пенсиягә бераз булса да, акча өсти алалар иде бит.
Моннан тыш, танышларның, «кайда яшисең» дигән соравына бик рәхәтләнеп «Шатлык» янында дип җавап бирә идек. Хәзер «Пятерочка» янында» дип җавап бирсәм, әңгәмәдәшем, һичшиксез, «Кайсысы янында?» дип кабатлап сораячак, чөнки алар бездә шәһәр тулы. Кая карама - «Магнит», «Пятерочка», «Камилла» һәм «Фактория».
Мин «Пятерочка» кибете ачылуга каршы киләм, дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, аның без ияләнгән, күңелгә якын булган татар исемле «Шатлык» урынын «басып» алуы гына күңелемдә ризасызлык тудыра. Безнең микрорайонда башка урын беткәнме: тотсыннар да яңа бина салып, аерым кибет төзесеннәр. Замана сәүдәгәрләре өчен анысы зур проблема түгелдер, товар бәясен арттырып сатудан җыйган акчалары күп.
«Шатлык»ны ябу күңелемдә тагын шуңа да ризасызлык тудыра. Ун елга якын пар күгәрченнәрдәй гомер итүче туганнарым нәкъ менә бу кибеттә танышканнар иде. Хәзер алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның гаиләләре шул «Шатлык»тан башланган. Әлеге кибеттә танышып, кавышкан парлар бер алар гына түгелдер, дип уйлыйм.
Әлеге хәбәрне ишетеп бик борчылган бер танышым, үзенең күптән түгел шул заманча урыс исемле кибетләрнең берсендә көлчә сатып алуын, аннары өйгә кайткач, аның күгәргән булуы ачыкланганын сөйләгәне исемә төшеп уйландыра. Хәзер безгә күгәргән товар ашатырга җыеналармы? Болай да агулы һава сулап, чирләргә җиңел бирелүчән организмыбызны срогы чыккан товар белән дә агулыйсыбыз килми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X