Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шагыйрьне искә алып

Муса Җәлилнең иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында аның әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугрылыклы, намуслы, бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе. Ел саен февраль аенда Җәлилне искә...

Муса Җәлилнең иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында аның әсәрләрен уку, иҗаты һәм тормышы белән таныштыру, шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү максатлары куела. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугрылыклы, намуслы, бердәм булып үсәргә өйрәтү төп бурычларыбызның берсе.
Ел саен февраль аенда Җәлилне искә алып төрле чаралар үткәрәбез. Бу бәйрәмгә бик зур әзерлек белән киләбез.
Ай башыннан төркемнәрдә балалар белән шигырьләр өйрәнәбез, аларны сәхнәләштерәбез, шагыйрьнең әсәрләренә рәсемнәр ясыйбыз һәм рәсем күргәзмәсе оештырабыз. Бу чараларны оештыруга әти-әниләр дә теләп катнаша. Сәхнә бизәлеше, костюмнар тегүдә бик зур ярдәм күрсәтәләр.
Быел да 15 февральдә бакчабызда герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп уздык. Бәйрәмгә Түбән Кама Аксакаллар шурасы сәркатибе Мансур Корбангали улы Ганиев һәм әти-әниләр килде. Балалар төрле яклап үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Матур итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча бирелгән сорауларга төгәл җаваплар бирелде.
10 нчы төркемдә тәр-бияләнүче балалар- «Кызыл ромашка», 4 нче төркем балалары - «Сәгать», 12нче төркем «Карак песи» шигырьләрен бик уңышлы сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар «Күке», «Бер шигырь», «Шакир белән Гали», «Яз көне» шигырьләрен сәнгатьле итеп тамашачыларга җиткерделәр.
Кичәбезне йомгаклап, аксакаллар шурасы сәркатибе Мансур Корбангали улы үзенең акыллы фикерләрен балаларга җиткерде.
Алсу ГАНИЕВА,
76нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
Римма Минһаҗева фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев