Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сез дә автобуста йөрисезме?

Бу шәһәрдә автобуста миннән дә күп йөрүче кеше юктыр.

56нчы маршрут белән эшкә йөрим, 59 һәм 55, 5А маршрутлары белән атна саен кунакка барырга туры килә. 56нчы маршрутны көткәндә 10нчы һәм 34нче маршрутларның да ничек йөргәне күз алдында. Шуңа күрә, кайсы маршрутның ничек йөргәнен азмы-күпме чамалыйм. 56нчы маршрут хакында берничә сүз. Яхшы йөри, рәхмәт! Аеруча, әче таң тишегеннән эшкә барырга чыкканда, беренче һәм икенче рейслары бик сирәк очракта гына булмыйча кала. Шәһәрнең Химиклар башыннан Тынычлык урамына иртәнге алтыга килеп җитәм. Начар түгел бит.
 59 лы һәм 10 лы да ярыйсы гына йөри. Дөрес, 59 нчыда бәләкәй автобус булып, шыплап тулганга «Горсуд» тукталышында сыймый калган кешеләрне күрергә туры килде берничә мәртәбә. Миңа рәхәт, мин беренче тукталышта ук утырам. Иң арткы урындыкта рәхәтләнеп карап барам. Әбиләр алар артка кадәр килеп тормыйлар – урын бирәсе юк. Бу маршрутта кешеләр үзләре начар. Халык күп булудан файдаланып, түләмичә төшеп калучылар да шактый. Шофер бит аларның якасыннан селки алмый. «Заплатите за проезд», – дип әйтә инде ул әйтүен. Бүгенге кебек әрсезлек һәм оятсызлык нык пропагандаланган заманда урта яшьтәге, әле пенсиягә чыкмаган хатыннар арасында «куян»нар еш очрый.
Әле шунысы да бар, 10нчы маршрутта автобуслар аз булса дә, ул маршрутта шәхси машиналар күп йөри. Бәясе 3 сумга гына кыйммәтрәк. Тик барасы җиреңә тизрәк барып җитәсең.
Ә менә 25ле, 55ле, 5А маршрутларын мактап бер сүз дә әйтә алмыйм, гафу итегез. Сөембикә урамында 55ле яки 5А маршрутын иң ким дигәндә 40 минут көтәргә кирәк. Әйе, һәр тукталышта автобусларның хәрәкәт вакыты язып эленгән. Тик алар 99,99 процент туры килми! Әгәр шулар дөрес язылган булса, автобуста йөрүчеләр шул вакытка чамалап йөрерләр иде. Интервалның 5-10 минут дигәненнән, кешеләр генә түгел, укый белсәләр, шул тирәдә азык эзләп йөрүче күгәрченнәр дә гөрелдәп көләчәк.
Һәр яхшының бер яманы була дигәндәй, автобусларның начар йөргәне шәхси машина хуҗаларына бик кулай. Автобус көтеп торганда ян тәрәзәләренә автобус маршруты номеры күрсәтелгән җиңел машиналар «тыз да быз» йөреп кенә тора. Безгә нәрсә – түләгән акчабыз кем кесәсенә керсә дә ярый. Автобуслар начар йөри икән – димәк, аларга акча кирәк түгел! Ә ташламаларга ия шәһәрдәшләр үз җайларын үзләре карасыннар.
Тагын шунысына бик ачуым чыга: автобус соңга калып килгәндә, бичара кондукторларга кычкыра башлыйлар! Әйтерсең, кондуктор җибәреп утыра автобусларны рейсларга. Ә бит һәр автобуста «Әгәр риза булмасагыз фәлән номер белән шалтыратыгыз», –  дигән язу эленеп тора. Автобуслар начар йөри икән, димәк, ризасызлык белдереп шалтыратучы юк, бар да ал да гөл дип уйларга кала. Димәк, юкка зарланалар...
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев