Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Санаторийга юллама безнекеләргә чыкты

Ниһаять, 2018 елның беренче яртысы өчен газетага язылучылар түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитте: НТР телерадиокомпаниясе өч газета арасында уздыра торган конкурска йомгак ясалды. «Туган як»ның үз редакциясе эчендә конкурс уздырылып, анда катнашырга теләк белдергән 150ләп кешедән 46сының төрле призларга ия булуы турында язган идек инде. Ә 7 февральдә...

Ниһаять, 2018 елның беренче яртысы өчен газетага язылучылар түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитте: НТР телерадиокомпаниясе өч газета арасында уздыра торган конкурска йомгак ясалды.
«Туган як»ның үз редакциясе эчендә конкурс уздырылып, анда катнашырга теләк белдергән 150ләп кешедән 46сының төрле призларга ия булуы турында язган идек инде. Ә 7 февральдә төп өч призга үткәрелә торган конкурста, әлеге исемлеккә кертелеп тә, приз чыкмаганнар гына катнашачак, дигән идек. Төп шарт итеп, эчке конкурста приз алмаган кешеләрнең үзләре килү мәҗбүри дип куелды. Ләкин жюри комиссиясе, конкурска катнашырга теләк белдергән газетага язылучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча, төп призлар конкурсына исемлеккә кертелгән барлык кешене катнаштырырга, дигән карарга килде. Ә конкурска НТР бинасына үзләре килүчеләр өчен кызыксындыру призларына өстәмә конкурс оештырылды. Шулай итеп, конкурска килгән кеше төп призга да, шул ук вакытта кызыксындыру бүләгенә дә ия булырга мөмкин иде.
Төп призга уздырылган конкурста безнең газетага язылган Нәзифә Мингалимова иң зур бүләккә - «Ува» санаториена ял итү юлламасына ия булды. Афәрин! Бу - барыбыз өчен дә куаныч!
Үзләре конкурска килгән кешеләр өчен уздырылган конкурста да яхшы бүләкләр чыкты. Безнең «Туган як»тан катнашучылар теш дәвалау өчен 1000 сумлык сертификатларга, зоопаркка билетларга һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Без һәрберсенең исем-фамилиясен аерым язып тормыйбыз. Чөнки үзләре катнашканлыктан, призлар һәм сертификатлар конкурс барышында ук ияләренә тапшырылды.
Лилия Заһретдинова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев