Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Саҗидә Сөләйманова премиясенә

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә дәгъва итүчеләр арасында шәһәрдәшебез, шагыйрь Рифкать Имаев та бар иде. Ул анда үзенең «Агымсу» дигән яңа шигырьләр җыентыгы белән катнашты һәм премиягә лаек булды. Республикабызның Әлмәт шәһә-рендә инде унбер ел буе дәвам иткән, «Татнефть» карамагындагы «Рухият» фонды оештырган әлеге әдәбият бәйрәме быел да драма...

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә дәгъва итүчеләр арасында шәһәрдәшебез, шагыйрь Рифкать Имаев та бар иде. Ул анда үзенең «Агымсу» дигән яңа шигырьләр җыентыгы белән катнашты һәм премиягә лаек булды.
Республикабызның Әлмәт шәһә-рендә инде унбер ел буе дәвам иткән, «Татнефть» карамагындагы «Рухият» фонды оештырган әлеге әдәбият бәйрәме быел да драма театры бинасына бик күп халыкны җыйды. Монда Татарстаннан, Башкортстаннан, башка төбәкләрдән язучылар, композиторлар, җәмәгать эшлеклеләре, яшь, өметле каләм тибрәтүчеләр җыелды. Үткән ел анда Илдар Хәйруллин җиңү яулаган иде. Өметле каләм тибрәтүче ун стипендиат арасында шәһәребезнең педагогия колледжыннан ике укучының С.Сөләйманова исемендәге стипендия лауреатлары булуы шулай ук зур шатлык. Җиңүчеләрнең барысын да бу уңышлары белән котлыйбыз, иҗат эшләрендә яңа үрләр яулавын телибез.Шәһәребездә яңадан-яңа язучылар-шагыйрләр үсеп чыгуына, рухи һәм мәдәни тормышның тагын да киңрәк колач алуына өметләнәбез.
Ралия Кәримова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев