Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сабый чактан күреп үссеннәр

83нче балалар бакчасында микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре катнашында балалар сабан туе узды. Балалар бакчасы ишегалдында иртән үк милли көйләр яңгырап торды. Аның тирәсе матур итеп бизәлгән, тәрбиячеләр - милли киемнән. Йола буенча, колга тоткан балалар һәм биредә эшләүче педагоглар бүләк җыйдылар: колгага чиккән сөлгеләр бәйләнде, капчык төрле күчтәнәчләр...

83нче балалар бакчасында микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре катнашында балалар сабан туе узды.
Балалар бакчасы ишегалдында иртән үк милли көйләр яңгырап торды. Аның тирәсе матур итеп бизәлгән, тәрбиячеләр - милли киемнән. Йола буенча, колга тоткан балалар һәм биредә эшләүче педагоглар бүләк җыйдылар: колгага чиккән сөлгеләр бәйләнде, капчык төрле күчтәнәчләр белән тулды.
Ярышларда катнашырга теләүчеләр бихисап булды: ул кашыкка йомырка салып йөгерү дисеңме, капчык киеп йөгерү дисеңме, чүлмәк вату дисеңме - берсе дә калмады. Җанатарлар да тынып тормады, үз төркемендәге бәйгечеләрне мактап, кул чабып, куәт биреп торды.
Бакча «батырлар»ы мәйдан уртасында көрәш башланганын түземсезләнеп көтеп алды. Биредә «иң-иң»нәр җыелды. Шулай да җиңүне Таир Халитов яулап, уенчык «тәкә»гә ия булды.
Сабантуй биредә ел саен уздырыла. Бер генә бала да бүләксез калмый. Сабый чактан ук аларның татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күреп-белеп үсүләре зур әһәмияткә ия.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев