Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сабый бала саный белми, димә

«Балалы өйдә бур тормый» дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Чынлап та, бүгенге бала шундый: барысын да белә, ишетә, күрә. Һәм, күп очракта җавап эзләп, кесәгә керми. Бер танышым, исемен Гөлсинә дип атыйк, өч яшьлек оныгы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аны тыңлагач, «бала гыйлем белән туа» дигән сүзләргә ышанып та куям....

«Балалы өйдә бур тормый» дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Чынлап та, бүгенге бала шундый: барысын да белә, ишетә, күрә. Һәм, күп очракта җавап эзләп, кесәгә керми.
Бер танышым, исемен Гөлсинә дип атыйк, өч яшьлек оныгы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аны тыңлагач, «бала гыйлем белән туа» дигән сүзләргә ышанып та куям. Шуңа бер мисал китерәсем килә.
Оныклар баладан татлырак була. Үз чиратларында, онык-лар да әбиләрен кыерсытырга юл куймый. Гөлсинә апа да ял саен оныгы Кәримне кунакка чакыра. Бала нәзберек кунак түгел: аңа ит ризыклары, баллы тәм-том, туңдырма кирәкми. Шоколад сорап та тинтерәтми. Бар белгәне - әбисе пешергән белен. Ә Гөлсинә апаның беленнәре, чынлап та, телеңне йотарлык. Тик бала аны, ни сәбәпледер, «олы пилмән» дип йөртә һәм һәр атна саен шуны пешертә. Әбисе оныгын җомга көнне үк бакчадан барып ала. Ике көн буе әбисе янында кайнашкан Кәрим, якшәмбе өенә кайтып егыла.
Беленне бу юлы Гөлсинә апа ял көне, Кәримнең әнисе килүгә пешерә. Билгеле, Кәрим дә ярдәм итә. Ул иң зур ярдәмче. Әбисе пешергән беленнәрне тәлинкәгә тезеп, майлап тора ул. Өч яше генә булса да, кулы эшкә ятып тора. Тик ни хикмәт, беленнәрне пешереп бетергәч, онык, кысталып, туалетка йөгерә. Юл уңаеннан әнисе белән әбисен кисәтергә дә өлгерә. Җитди кыяфәт белән: «Мин туалеттан чыкканчы берсен дә ашамаска, санап куйдым», -дип кисәтә.
Бала бит саный белми. Әби белән әни, ул чыкканчы, берәр коймак ашап куялар. Ә онык: «Ник миннән башка беленнәрне ашадыгыз?» - дип тавыш куптара. Билгеле инде, әби белән әнинең гаҗәпләнүләренә чик-чама булмый. «Кай арада санарга өйрәнгән соң бу бала?» - дип «лаф» оруларына җавап итеп: «Сез нәрсә инде, миңа бит әле өч кенә яшь. Мин саный белмим. Мин иң өстәге беленнең кызган ягын аска әйләндереп куйган идем», - дип җавап бирә. Чыннан да, беленнең бер ягы икенче ягыннан аерыла бит.
Илһамия Гаффарова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев