Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Әрсезләр генә югары үрмәли»

«Илһам» ансамбле җырчысы Рөстәм Мортазин белән әңгәмәбез, үзебез дә сизмәстән, бүгенге эстрада проблемаларына кереп китте.

Ә бәлки, чыннан да, бу проблемаларны яктырту кирәктер?.. Чөнки артист дигәч, кулына микрофон тотып матур киемнән сәхнәдә баскан кешене күз алдына китерәбез. Әмма моның өчен күпме хезмәт кергәнен белмибез дә.

Рөстәм  Мортазин  үзе Мөслим районының Шәмсия апа Җиһангированы, Габидулла Хөрмәтуллинны, генерал-лейтенант Тәүһид Хәмәдишинны биргән Баек авылыннан.

Алабуга мәдәният-агарту училищесында укыганда, ул дусты чакыруы буенча, 2000 елда Түбән Каманың «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә практика уза, ә диплом алгач, шунда эшкә урнаша. Соңрак Түбән Кама драма театрында концерт бригадасы төзелгәч, анда китә. 2002 елда исә Илһам абый Хисмәтуллин: «Синең урының анда түгел, безгә эшкә кил», – дип чакыргач, «Илһам» ансамбленә күчә.

– Ияләшү авыр булмады. Бәйрәмнәрдә очраша идек, шуңа күрә барысын да белә идем, дияргә мөмкин. Репертуар да тупланган иде, торабара «Барс-медиа» минем кассетамны чыгарды. Моңа кадәр Лилия Могыйзова дигән җырчы белән җырлар альбомы чыгардык, – ди Рөстәм.

Кунагым әйтүенчә, альбом чыгару җиңел түгел, чөнки бу эш бик күп матди чыгымнар таләп итә икән. Тик ул вакытта әле билгеле җырчы булмагач, аның кассетасын «Барс-медиа» җәмгыяте үз исәбеннән чыгарган.

Рөстәм Мортазин кеше җырын кабатлап җырларга яратмый, аның үз репертуары бар. Әле Алабугада укыган чакта Яр Чаллы шәһәрендәге «Сердәш» ансамблендә эшләгәндә, җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин (2017 елда вафат булган), Илһам Хисмәтуллин, Илдар Бикташев композицияләре күп аның. Җырлары арасында озак еллар дәвамында яратылып кабул ителгәннәре дә бар.

– «Сердәш»тә эшләгән вакытта «Татарстан» дигән җырны биргәннәр иде. 20 елдан артык вакыт узып, аранжировкасын берничә тапкыр яңарттым һәм әле дә башкарам. Озын гомерле булды ул, – ди Рөстәм.

Ә сез беләсезме?

Рөстәм Мортазин үзе турында социаль челтәрләрдә язарга яратмый.

Баянда һәм курайда уйный белә.

Хатыны Ләйсәнне татар хатын-кызы идеалы дип саный.

Планнары турында алдан сөйләргә яратмый.

«Илһам» ансамбле белән «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашкан.

Хәйрия концертлары оештыра.

Киләчәктә үз коллективын булдырырга хыяллана.

Эстрадага килгән кешенең азмы-күпме музыкаль белеме булырга тиеш, дип саный ул. Дөрес, рэп, такмак башкаручыларга ул, бәлки, кирәкмидер. Заманында үзгә һәм бик көчле булган татар эстрадасы йолдызларының соңгы арада сәхнәдә сикерә-сикерә такмак әйтүләре бик борчый кунагымны.

Рөстәм үзе җырны сайлаганда, беренче чиратта, мәгънәсенә карый. Аннары көенә игътибар итә. Ошамаса, авторга турысын әйтә. Әнкәйләр турында бер җырның сүзләрен калдырып, башка көй яздырткан һәм бер дә үкенмәгән: шуны башкарганда, залда елап утыручылар күп була, ди. «Без – татарлар» дигән җырын, үзе әйтүенчә, Федераль Сабантуйларда да басып тыңлыйлар икән.

«Илһам» ансамбле шәһәребезнең барлык чараларында катнаша. Бу чаралар җырчы буларак үсүгә комачауламыймы?

– Бер яктан караганда, сине, киресенчә, бөтен кеше таный башлый. Атна саен чыгыш ясагач, кушылып та җырлыйлар. Тик концерт оештырам дисәң, билет сатып алучы юк, чөнки бушлай карагач, нишләп акча түләсеннәр инде? Ә менә читкә чыгу файда бирә үзе. Минзәлә, Тукай районнарына бардык, ансамбльне  Азанакайга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка чакыралар. Дөньялар имин генә булсын, – дигән фикердә Рөстәм Мортазин.

Дөньялар дигәннән, пандемия вакытында, ул «мин иҗат кешесе» дип кул кушырып утырмаган. Бүген дә берничә урында хезмәт куя. Бюджет өлкәсендә эшләсә дә, сәхнә киеме дә, яңа җырга аранжировка да кирәк, ир булгач, гаиләне тәэмин итү мөһим. Ярый ла, янында ышанычлы тыл – хатыны һәм ике баласы бар.

Хатыны Ләйсән белән бергә укыганнар, ул «Сөенеч» балалар бакчасында хореограф булып эшли икән. Җитәкләгән коллективы ел саен төрле конкурсларда беренчелекне алып тора. Иҗат кан буенча балаларына да күчкән: кызы Аделина «Яшьлек» ансамблендә биегән, хәзер үзе укыган көллияттә биюләр куя, ә улы Тамерлан бары татар җырларын гына тыңлый һәм кушылып җырлый икән.

Рөстәм Мортазин социаль челтәрләрдә үз иҗаты турында бик язарга яратмый. Оялу – хәзерге заман артисты өчен ят нәрсә, югыйсә, социаль челтәрләр ярдәме белән генә танылып, миллионлаган «подписчик» җыючылар да бар. Бер яктан, тыйнаклык бик матур сыйфат саналса да, артистлар үзләре яки продюсерлары әрсез булса гына, югары үрмәли ала. Елына икешәр-өчәр клип төшерәләр алар.

Ә Рөстәмнең әлегә бер генә клибы бар. «Алтын яфрак» җырына төшерелгән бу видео «Мәйдан» каналында озак вакыт беренче урынны алган. Уңган, тырыш, талантлы шәһәрдәшебезгә, иҗатта тагын да күбрәк уңышларга ирешүен телик.

 «Алтын яфрак» клибы һәм җыры турында берничә факт: 

– «Алтын яфрак» җырының сүзләрен Америкада яшәүче Нурия Измайлова, көен Илһам Хисмәтуллин язган;

 – җыр 1982 елда язылса да, 34 ел буе Рөстәм Мортазинны «көткән»;

 – сәхнәдә 14 еллап башкарылгач, 2016 елда гына клип төшерелә;

 – клипта Рөстәм Мортазинның хатыны Ләйсән дә төшкән;

 – клипны газетабызның Инстаграм челтәренә (tuganyak_tk) кереп, карый аласыз.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев