Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Ромашка» бакчасы ачылды

Түбән Камада балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә төзекләндерүдән соң 50нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. «Ромашка» балаларны 1983 елда кабул итә башлаган. 34 ел эчендә биредә мондый зур ремонт бер дә ясалмаган. Монда түбә ябу, диварларны буяу, бүлмәләрне бизәү, кухня җиһазларын, мебельне өлешчә...

Түбән Камада балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә төзекләндерүдән соң 50нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды.
«Ромашка» балаларны 1983 елда кабул итә башлаган. 34 ел эчендә биредә мондый зур ремонт бер дә ясалмаган. Монда түбә ябу, диварларны буяу, бүлмәләрне бизәү, кухня җиһазларын, мебельне өлешчә яңарту кебек эшләр башкарылган. 1-2 яшьлек сабыйлар өчен яңа төркем ачылды. Биредә шулай ук душ керү бүлмәсе дә бар. Өстәмә шөгыльләнү өчен өч кабинет ачылды.
Бакчага барлыгы 300 бала йөри. Киләсе елга тагын җиде балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Биш ел эчендә шәһәр һәм район буенча 39 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндереләчәк.
Алия ИСХАКОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев