Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үрнәк күрсәтсеннәр иде

93нче рус телле балалар бакчасында М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны алып баручы Гөлчәчәк Рәхмәтуллина татар телендә балаларга һәм тамашачыларга М.Җәлил турында сөйләде. Алга таба кичә уен рәвешендә дәвам итте. М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен тәрбиячеләр Айгөл Кашапова һәм аның 9нчы төркем балалары яттан сөйләделәр. Аннан кичә кызыл ромашка таҗларында...

93нче рус телле балалар бакчасында М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны алып баручы Гөлчәчәк Рәхмәтуллина татар телендә балаларга һәм тамашачыларга М.Җәлил турында сөйләде. Алга таба кичә уен рәвешендә дәвам итте.
М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен тәрбиячеләр Айгөл Кашапова һәм аның 9нчы төркем балалары яттан сөйләделәр. Аннан кичә кызыл ромашка таҗларында язылган биремнәрне башкару тәртибендә барды. Балалар шигырьне яттан сөйләп, җырлар башкардылар. Хәтта «Карак песи»не сәхнәләштерделәр.
Шунысын әйтергә кирәк, тәрбиячеләре Айгөл Кашапова, Ландыш Сабирҗанова, Лилия Бикмурзина, Гөлчәчәк Рәхмәтуллина, музыка җитәкчеләре Эльвира Мәҗитова һәм башкаларның ни дәрәҗәдә тырышлык куйганнары шушы кичәдә балаларның матур итеп татарча сөйләүләре, бердәм җырлаулары аркылы сизелеп, күренеп тора. Бу чарадан күңелдә горурлык һәм канәгатьлек хисләре калды. 93нче балалар бакчасында ике татар төркеме бар, тәрбиячеләр, барысы да диярлек, татарча яхшы белә. Тик кичә узгач, үзара русча сөйләшүгә күчүләре күңелне тырнап алды. Әгәр алар һәм башка татарча белүче хезмәткәрләр эштә дә күбрәк татарча
аралашсалар, рус хез-мәттәшләрендә дә тел өйрәнүгә кызыксыну уяныр иде. Ә балалар өчен үрнәк тәрбия чарасы булыр иде.
Флёр Гайнемөхәммәтов,
Түбән Кама шәһәре аксакаллары Шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X