Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәркемгә кагыла

2016 елда Түбән Кама юлларында транспорт белән бәйле 288 авария булган. Ул фаҗигаләрдә 15 кешенең гомере өзелгән, 366сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Тикшерү ачыклаганча, атна көннәреннән - дүшәмбе һәм җомгада, ә вакыт ягыннан 16.00-18.00, 22.00-23.00 сәгатьтә юл һәлакәте күп була икән. Бу хакта, матбугат конференциясе барышында ЮХИДИ начальнигы Александр Крайнов...

2016 елда Түбән Кама юлларында транспорт белән бәйле 288 авария булган. Ул фаҗигаләрдә 15 кешенең гомере өзелгән, 366сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Тикшерү ачыклаганча, атна көннәреннән - дүшәмбе һәм җомгада, ә вакыт ягыннан 16.00-18.00, 22.00-23.00 сәгатьтә юл һәлакәте күп була икән.
Бу хакта, матбугат конференциясе барышында ЮХИДИ начальнигы Александр Крайнов сөйләде. Авариянең төп сәбәп-ләреннән берсе - җәяүлеләрне бәрдерү (73 процентына машина йөртүчеләр гаепле). Узган ел безнең юлларда җәяүлеләрне бәрдерүнең 79 очрагы булган, 2 кеше үлгән, 84е имгәнгән.
Узган елны эчкән килеш рульгә утырган 959 кеше ачыкланган. Алар аркасында 23 авария (5 кеше үлгән, 37се тән җәрәхәте алган) булган. Исерек йөртүчеләрдән 89ына карата җинаять эше кузгатылган. Андыйлар үзләренең «права»дан колак кагачагын, 30 мең сум штраф түләячәген аңламасалар да, юлларда чит кеше гомерен куркыныч астына куярга хаклары юклыгын белеп торырга тиешләр!
Юлларда бит әле игътибар дигәнен белеп бетермәүче балалар да йөри. 2016 елда 47 авариядә 54 бала тән җәрәхәте алган. Бары тик 4 очракта гына балалар үзләре гаепле булган: тиешсез урында юлдан чыкканнар. Күпчелек кызлар һәм малайлар яктылык кайтаргыч «фликер»ны мәктәп сумкасына тага икән. Караңгыда алар сумкасыз йөри. Әгәр ул элементны баш киеменә куеп булмаса, башка чара эзләргә кирәк...
А.Крайнов китергән коры саннар күп нәрсә сөйли. Йөрер юлларыбыз имин булсын дисәк, рульдәгеләр һәм җәяүлеләрнең бер-берсе белән санлашуы, юл кагыйдәсен үтәүләре зарур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев