Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Һәркайсының үз залы булачак»

«Нардуган» җыр һәм бию ансамбле өй туен уздырырга җыена. Ул бинада соңгы 10 ел Росгвардия часте урнашкан иде. Частьне Казанга күчергәч, ул хуҗасыз калган.

1977 елда балалар бакчасы буларак төзелгән йорт, соңрак эчке эшләр идарәсе карамагына тапшырылган, күпмедер вакыттан соң биредә Росгвардия часте урнашкан. 
– Әлегә бина рәсми рәвештә федераль миллек булып санала. Без аны «Нардуган» коллективына тапшыруны сорап, мөрәҗәгать иттек, – дип аңлата Түбән Кама муниципаль районы аппараты Советы җитәкчесе Артур Сафин.
 Шулай да, ансамбль җитәкчелеге дә, биючеләр дә аны үз йортлары итеп күрәләр инде. «Нардуган» гаиләсе ишле – коллективта 500 дән артык кеше бии.
– 3800 квадрат метрлы бинада дүрт хореографның һәркайсының үз залы, чишенеп-киенү бүлмәләре булачак. Олырак биючеләр өчен душ бүлмәләре ясау, шулай ук киемнәр саклау һәм бизәнү өчен зур бүлмәләр булдыру планлаштырыла. Ярдәм итәрләр, дип ышанабыз, – дип хыяллары белән уртаклашты «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Наил Мосыйфуллин.
Юридик мәсьәләләр хәл ителгән вакытта бу тирәдә эш кайный. Балалар, ата-аналар, ансамбль хезмәткәрләре бина тирәсен дә, эчен дә чүп-чардан чистарттылар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев