Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ризык әзерләүдә сынатмаганнар

Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кулинарларның Халыкара конкурс-фестивалендә В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы студентлары призлы урыннарга ия булган. Студентлар һәм осталар арасында узган әлеге бәйгедә Казан, Пенза, Ижау, Татарстан муниципаль районнары командалары, чит ил диаспоралары вәкиллләре катнашкан. Бәйгенең беренче кө-нендә катнашучылар ике мәйданчыкта ярышканнар. Түбәнкамалылар бөккән,...

Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән кулинарларның Халыкара конкурс-фестивалендә В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы студентлары призлы урыннарга ия булган.
Студентлар һәм осталар арасында узган әлеге бәйгедә Казан, Пенза, Ижау, Татарстан муниципаль районнары командалары, чит ил диаспоралары вәкиллләре катнашкан.
Бәйгенең беренче кө-нендә катнашучылар ике мәйданчыкта ярышканнар. Түбәнкамалылар бөккән, өчпочмак, вак бәлеш, чәк-чәк муляжлары һәм төрле ашамлыклардан мәчет сурәте төшерелгән рәсем тәкъдим иткәннәр. Токмач, кулама һәм салма кисү бәйгесендә Арина беренче урынны яулаган. Светлана Шәймәрданова исә кош теле өчен өченче дәрәҗә Дипломга ия булган.
Сүз уңаеннан, Арина ел саен төрле бәйгеләрдә, шул исәптән WorldSkills Russia чемпионатында, фәнни конференцияләрдә катнаша. Ул күптөрле бүләкләр иясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев