Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр

Яңа ел бәйрәме сизелмичә узып китте. Әмма түбәнкамалыларның эшсезлектән җәфа чигеп утырырга вакытлары булмады. Балалар да, олылар да төрле күңел ачу чараларында һәм тамашаларда бик теләп катнашты. Яңа ел җиткәнче, Түбән Камада тугыз чыршы шәһәрчеге ачылды. Тантаналарда тамашалар күрсәтелде, җирле артистлар концерт куйды. Шәһәрнең генә түгел, дөньяның иң югары чыршысы...

Яңа ел бәйрәме сизелмичә узып китте. Әмма түбәнкамалыларның эшсезлектән җәфа чигеп утырырга вакытлары булмады. Балалар да, олылар да төрле күңел ачу чараларында һәм тамашаларда бик теләп катнашты.
Яңа ел җиткәнче, Түбән Камада тугыз чыршы шәһәрчеге ачылды. Тантаналарда тамашалар күрсәтелде, җирле артистлар концерт куйды. Шәһәрнең генә түгел, дөньяның иң югары чыршысы бездә икән. «Гаилә» паркы янындагы телевизион вышка бәйрәмнәргә 196 метрлы - 65 катлы йорт биеклегендәге чыршыга «әйләнде». Аның бизәкләре ерактан күренеп торды.
Мәктәп укучылары каникулга чыгуга, 23 декабрьдә Лемаев мәйданында алар өчен Яңа ел уен программасы уздырылды. Шул ук көнне балалар да, олылар да кардан сыннар ясау буенча мастер-класс карадылар, мультфильм герое Робопес белән фотога төшеп, уеннарда катнаштылар.
«Гаилә» паркында эт җигемнәре узышлары булды.
Кар бабай ясауда һәм төрле бизәкләр төшерелгән чаналар парадында катнашырга теләүчеләр күп булды.
31 декабрьдә исә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында дөньяның Яңа ел һәм Раштуа җырлары, ә төнге сәгать 12дә курант тавышы яңгырады. Ялларда гаиләләр өчен рекордлар бәйгесе, квестлар, фотокүргәзмәләр узды.
Олылар Кама яр буенда урнашкан ике чыршы мәйданчыгында боздан ясалган сыннарга сокланган арада, балалар күбрәк тауларда, шугалакларда мәш килде.
Түбән Кама әзерләгән күңел ачу чараларыннан тыш, «Паркларда кыш» республика Яңа ел проекты кысаларында, шәһәргә Казаннан «Изуми» урам театры артистлары килеп китте. 5 гыйнварда алар Нефтехимиклар паркында, Лемаев исемендәге мәйданда һәм «Гаилә» шәһәр паркында тамашалар күрсәтте.
Яңа ел программалары урамда гына узды дип әйтү дөрес булмас. Балалар һәм яшүсмерләр өчен концертлар, спектакльләр күрсәтелде. 6 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә «Яңа ел серпантины» бәйрәм концерты куелды.
Яшь тамашачылар театры да «Иске дус ике яңа дустан яхшырак», «Ак сихерче», «Мымренок» спектакльләре әзерләгән. Олылар өчен Халык иҗаты йортында А.С.Пушкинның «Пиковая дама» пьесасы күрсәтелде.
Гомумән, бу көннәрдә Түбән Кама зур Яңа ел карнавалына әйләнде. Тамашалар, музыка, күңел ачу чаралары һәркемнең күңеленә хуш килде.
Лилия ИСХАКОВА.
Алмаз Фәттахов фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев