Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Редакциягә килеп яки почтага барып

«Туган як»ка язылу бара Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як» газетасына -язылу бара. Инде хәбәр иткәнебезчә, апрельдән газетага язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең...

«Туган як»ка язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як» газетасына -язылу бара. Инде хәбәр иткәнебезчә, апрельдән газетага язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора.
Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга - 300 сум, үзегезгә якын башка урыннардан - шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан (Кайманов урамы, 9нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән -килеп алучыларга 350 сум тәшкил итә.
Конкурслар быел да булачак
«Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне бу яртыеллыкта да дәвам итәбез. 4-7 апрельдә газетага язылучыларга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак спектакльләренә билетлар юнәттек. Һәркайсы 200 сумлык әлеге билетлар -Туфан Миңнуллинның «Гөргери кызын бирә» (13 апрельдә, 18.30 сәгатьтә башлана) спектакленә. Билетлар санаулы гына булганлыктан, газетага язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк.
Димәк, әйтелгән көннәрдә «Туган як»ка язылучыларның сигезе Халык иҗаты йортындагы тамаша залының унберенче рәтенә утырып, рәхәтләнеп кызыклы комедия карый алачак. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X