Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәрберсе бүләккә ия булды

Әле кайчан гына шәһәрдә Чыршы шәһәрчекләре төзелә дип язган идек. Аларны ачу тантаналы һәм матур узды. Бизәлеше белән бер-берсеннән аерылып торган шәһәрчекләр бәйрәм көннәрендә шәһәрдәшләрнең яраткан күңел ачу урыннарына әйләнде. Шәһәр җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә төрле номинацияләр буенча «бүләкләр өләшенде». «Тылсымлы кәеф» номинациясендә Нефтехимиклар паркы бүләкләнде. Шинчылар скверындагы шәһәрчек «В гостях...

Әле кайчан гына шәһәрдә Чыршы шәһәрчекләре төзелә дип язган идек. Аларны ачу тантаналы һәм матур узды. Бизәлеше белән бер-берсеннән аерылып торган шәһәрчекләр бәйрәм көннәрендә шәһәрдәшләрнең яраткан күңел ачу урыннарына әйләнде. Шәһәр җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә төрле номинацияләр буенча «бүләкләр өләшенде».
«Тылсымлы кәеф» номинациясендә Нефтехимиклар паркы бүләкләнде. Шинчылар скверындагы шәһәрчек «В гостях у сказки» исеменә ия булды. «Кояшлы алан» «Кышкы күңел ачулар» номинациясендә бүләкләнде. Лемаев мәйданын «Ак челтәр»гә тиңләгәннәр. Химиклар урамындагы шәһәрчек «Утлар яктылыгында» номинациясенә лаек дип табылды. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы «Әкияттә кунакта» номинациясендә бүләкләнде. «Боз патшалыгы» исемен Кама яр буена бирергә карар кылынды. «Могҗизалар урыны» исеме- «Гаилә» паркында. «Яңа ел могҗизасы» номинациясен телевизион башня яулады.
«Иң яхшы ишегалды чыршы шәһәрчеге» исеменә 6нчы һәм 7нче микрорайоннар ия булды. Иң яхшы яңа ел подъезды Химиклар урамының 14в йортында урнашкан. Аны бизәгән Наталья Аршавскаяга бүләк тапшырылды. «Иң яхшы Яңа ел лифты» номинациясендә Химиклар урамындагы 66нчы йорт, «Иң яхшы Яңа ел йорты» исеменә Гайнуллин урамындагы 6нчы йорт лаек дип табылды, ә «Иң яхшы яңа ел сыны» Шинчылар урамындагы 13а йорт ишегалдында.
Шулай ук Түбән Кама районы авыл җирлекләрендәге чыршы Шәһәрчекләре дә бүләкләргә ия булды. «Кама уенчыгы» номинациясе Кама Аланына тапшырылды. «Кышкы әкият» исеменә Иске Чишмә авыл җирлеге лаек. «Кар патшалыгы» итеп Прости авыл җирлеге танылды. «Тылсымлы ил» номинациясендә Макаровское авыл җирлеге бүләкләнде. «Яңа ел тарихы»н иң әйбәт күрсәтүче Сосновское авыл җирлеге. Ә «Яңа ел кәефе» номинациясендә бүләк Афанас авыл җирлегенә тапшырылды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X