Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Районда Сабантуйлар гөрләде

Узган ялларда шәһәребездә, шулай ук районның күпчелек авылларында Сабантуйлар гөрләде. Аларның берничәсендә штаттан тыш хәбәрчебез Рафаил Хәйруллин да катнашты. Түбәндә аның язмасын урнаштырабыз. Үчкәлеләр бәйрәм итте Үчкә авылында Сабантуйны районда беренче-ләрдән булып җомгада уздыру гадәте күптәннән килә. Быел да шулай булды. Шунысын да балгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда биредә халкыбызның...

Узган ялларда шәһәребездә, шулай ук районның күпчелек авылларында Сабантуйлар гөрләде. Аларның берничәсендә штаттан тыш хәбәрчебез Рафаил Хәйруллин да катнашты. Түбәндә аның язмасын урнаштырабыз.

Үчкәлеләр бәйрәм итте

Үчкә авылында Сабантуйны районда беренче-ләрдән булып җомгада уздыру гадәте күптәннән килә. Быел да шулай булды. Шунысын да балгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда биредә халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме зур оешканлык белән бик матур уза. Анысы оештыручылардан тора. Алар командасының башында - эшмәкәр Рөстәм Ризванов һәм авылдашлары, «Мунча ташы» театры артисты - Әнфис Кәлимуллин.

Бәйрәм ачу тантанасында Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин халыкны котлагач, үчкәлеләргә истәлекле бү-ләкләр тапшырды. Алар арасында хезмәт алдынгылары, авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре, яңа гына армия сафларыннан кайткан егетләр һ.б. бар иде.

Шуннан соң мәйданда төрледән-төрле ярышлар башланды, алар концерт номерлары белән аралашып барды. Сабан туен элекке совхоз директоры Риян ага Мотыйгуллинның гармунда уйнавыннан башка күз алдына китерү кыен. Бу юлы да рәхәтләнеп тыңладык. Сәхнәдәшләре Әнфис Кәлимуллинга бәйрәмне үткәрешергә килгән «Мунча ташы» артистлары Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рахманкул, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Гыйльфанов чыгышлары тамашачыларга аеруча зур бүләк булды, алар Үчкә Сабан туе дәрәҗәсен бик күтәрде. Уздырылган ярышлардан иң зурысы, әлбәттә, татарча көрәш. Булат Сәгыйдуллин һәм Илмир Хәкимханов хөкемдарлык иткән көрәш берничә төркемгә бүлеп оештырылды. Иң кечкенә малайлар арасында җиңүче - Динар Фәсәхетдинов. Алма алмагачыннан ерак төшми, дигәндәй, бу якларда билгеле көрәшче Ринат Фәсәхетдиновның улы булып чыкты ул. Динарга тәкә урынына куян тапшырылды. Ул куянны Котдус Сабирҗанов алып килгән иде.

13 яшькә кадәр малайлар арасында - Нәфис Шәйдуллин, 18 яшьлекләр арасында Илшат Таһиров беренче урын алды. Зурлар бәйгесендә шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан җиде көрәшче катнашты. Нәтиҗәдә, тобалы Айнур Шәйхетдинов батыр калды. Финалда ул Каенлы авылы батыры Сергей Парфеновны җиңде. Биредә әле ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да көрәште. Алар арасында Эльвира Ризвановага тиңнәр булмады. Ул финалда Гүзәл Маһиновадан өстен чыкты.

Тобада да иң көчлесе ачыкланды

Кама Аланыннан кайтышлый Тоба авылына сугылдык, чөнки анда әле көрәш башланмаган дип хәбәр иттеләр. Әле башка кайбер ярышларны да күреп өлгердем. Гер кү-тәрүдә беренче урынны Фаил Хәсәнҗанов (Түбән Кама) алды. Кул көрәштерүдә ирләр арасында Руслан Нәбиев, хатын-кызлар ярышында Айгөл Заһидуллина җиңде. Ә менә капчык сугышында катнашырга теләүче ирләр табылмаган. Хатын-кызлар гына ярышып, Гүзәлия Габдрахманова беренчелекне алган.

Инде татарча көрәшкә килсәк, җиде кеше катнашып, зурлар көрәшендә авылдашлары Айнур Шәйхетдинов, финалда Түбән Уратмадан Рамил Минабетдинов җиңеп батыр калды. Сүз уңаеннан, Айнурның энесе Айзат Шәйхетдинов тамашачыларны җырлары белән куандырды.

Фотоларда: Үчкә авылында капчык сугышы (өстә); Тоба авылы батыры

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X