Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Призывниклар көне узды

Түбән Камада инде ничә ел рәттән призывниклар көне үткәрелеп килә. Аның чираттагысы узган атнада булып үтте. Армиягә чакырыласы егетләр алдында муниципаль район хәрби комиссары Фәрид Мингәрәев һәм армиягә чакыру комиссиясе рәисе Радик Шәйдуллин чыгыш ясады.

Чарада шулай ук, призывникларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инде армиядә солдат хезмәте үтеп кайткан ир-егетләр дә катнашты.
Безнең халыкта армиягә китәсе егетләргә – ил сакчыларына һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәт булды. Хәзер генә түгел, хәрби хезмәт беркайчан да җиңелләрдән саналмый. Тормышыбызның тынычлыгы егетләребезнең ничек хезмәт итүләренә бәйле.
Без, үз чиратыбызда, Кораллы көчләр сафларына алынучы егетләребезгә уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат чорыгыз белән горурланырлык булсын, ә иң мөһиме – исән-имин гаиләләрегезгә әйләнеп кайтырга язсын. Озак еллар үткәч тә, Кораллы көчләр сафларында хезмәт итү сезнең күңелләрдә иң якты хатирәләрнең берсе булып калсын иде.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев