Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Прививкаларыгыз бармы?

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең мәҗбүри медицина күзәтүе үтәргә тиеш булулары һәм аны ничек узулары хакында язган идем. Бу өлкәгә кагылгач, прививкалар ясату (гриппка каршы гына түгел) турында да әйтәсем килә. Монысы да медосмотр кебек үк мәҗбүри. Кайберәүләргә ошамаса да, табибларны мактап телгә алам әле. Ничек эшләгәннәрен 5-10 минут күзәтеп кайттым -...

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең мәҗбүри медицина күзәтүе үтәргә тиеш булулары һәм аны ничек узулары хакында язган идем. Бу өлкәгә кагылгач, прививкалар ясату (гриппка каршы гына түгел) турында да әйтәсем килә. Монысы да медосмотр кебек үк мәҗбүри. Кайберәүләргә ошамаса да, табибларны мактап телгә алам әле. Ничек эшләгәннәрен 5-10 минут күзәтеп кайттым - шунысы миңа җитте. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ялагайлана, дигән сүзләр ишетмәс өчен, кайсы табиб янында булуым турында җентекләп язып тормыйм.
Озын сүзнең кыскасы: бюджет өлкәсендә, балалар белән эшләүчеләрнең, бар прививкалары ясатылган булырга тиеш. Миңа да өлкән шәфкать туташы кызамык бугай инде, урысчасы корь авыруына каршы, прививкаң ясатылмаган дигәч, минуты-сәгате белән үк чыгып чапмасам да, исемә төшкәч, поликлиникага киттем. Иң җенем сөймәгән нәрсә - кешеләр күп җыелган урын. Шулай кеше сөймәгәнгә, бер генә бәйрәмгә дә барганым юк, кеше күп җирдә тыным кысыла. Ярый әле бакча сезоны башланып, күп кенә әби-бабаларыбыз бакчаларына киткәч бардым. Шулай да поликлиника умарта кебек - гөжләп тора. Күрсәткеч тактадан прививкалар ясый торган кабинетны таптым да, Салават, кыстыбый ашарга Мамадышка кереп тормыйча, Сай Кичүгә чапкан кебек, шунда чаптым. Дүртенче катка лифт та көтеп торасы килмәде. Янәсе, тизрәк менәм дә, эшемне бетереп кайтып та китәм. Шулай булмыйни! Беренчедән, чабып менгән уңайга кереп киткән идем, кеше бар, дип куып чыгардылар. Бушагач кергән идем, участок табибыннан рөхсәт кирәк, диделәр.
Күптән табибка йөргән юк, үзебезнең участок табибының фамилиясе генә истә, кайсы кабинетта утырганын белер өчен тагын беренче катка чаптым. Уф, йөрәгем, тынычлан! Минем участок табибы әле генә мин чабып төшкән дүртенче катта икән. Тагын чаптым инде, бер кызгач, лифттан тизрәк элдерәм. Кабинетны эзләп табып, шул худтан кереп тә китмәкче идем - ишек бикле. Табиблар планеркада икән. Монысы ярап куйды әле, югыйсә, үпкә авызга менгән иде, ял итеп алырмын. Кеше бит иң беренче начарны уйлый. Мин дә хәзер утырырлар инде озаклап, дип уйлаган идем, 10-15 минутта кайтып җиттеләр. Прививкага рөхсәт кирәк дип авыз ачуга, шәфкать туташы карточкамны эзли башлады. Шул арада минем кебек кабаланучы 3-4 кеше кереп, аны бүлдерде, 3 мәртәбә телефон шалтырады, тагын кемгәдер, нидер кирәк булды. Янәшә урындыкта мөлаем гына яшь хатын табибка зарлана. И-и, без әле моның яшендә! Җырлый-җырлый печән чаба идек! Табиб үзе тыңлый, үзе кыштыр-кыштыр яза (тәртибе шулай), сораулар да биргәли. Әле ишекне ачып караучылар да җитәрлек. Алар үзара сөйләшкәндә шуны аңладым: тагын ниндидер тикшерү киләсен көтәләр икән. Тикшерергә килгән кеше беркайчан да рәхмәт әйтергә килми ул, гаеп эзләргә генә килә. Ярар, мин дә карточкамны алып, берничә кәгазь тутырып, табибларга сәламәтлек теләп, тагын прививка ясый торган кабинетка чаптым. Кереп утыргач, тегеннән-моннан төрле дәфтәрләр тартып чыгарып, язуларны караштыргалый торгач, минем инде мондый прививка ясатуым
ачыкланды.
Тегендә-монда чабып йөреп, вакытым әрәмгә узганга үкенмим. Табибларның мәшәкатьле көндәлек эшләре белән таныштым, ләбаса.
Илһамия ГАФФАРОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев