Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Пенсияңне бүген үк саный башла

Россиянең Пенсия фонды карары буенча, бу көнне мәктәпләрдә һәм урта һөнәри уку йортларында пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр оештырылды. Пенсия фонды белгеч-ләре укучыларга кешенең пенсия алу буенча хокукы, пенсия фондының ничек барлыкка килүе һәм аның нәрсәгә бәйле булуы, СНИЛС карточкасының роле, картлык пенсиясен яшьтән үк кайгыртуның әһәмияте, «ак...

Россиянең Пенсия фонды карары буенча, бу көнне мәктәпләрдә һәм урта һөнәри уку йортларында пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр оештырылды.
Пенсия фонды белгеч-ләре укучыларга кешенең пенсия алу буенча хокукы, пенсия фондының ничек барлыкка килүе һәм аның нәрсәгә бәйле булуы, СНИЛС карточкасының роле, картлык пенсиясен яшьтән үк кайгыртуның әһәмияте, «ак хезмәте хакы», пенсиягә бәйле башка сораулар буенча мәгълүмат бирделәр.
Әлеге акция кысаларында укучылар өчен Пенсия фондында экскурсия уздырылды. Аларны эшнең ничек оештырылуы һәм фондның нинди функцияләр башкаруы белән таныштырдылар. «Әлеге чара укучы яшьләр арасында пенсия сәясәте турында аңлату эшләре алып баруга старт сызыгы булып тора, һәм ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Мондый акцияләр традициягә әйләнде. Алар пенсия культурасын булдыруга, пенсия һәм социаль грамотаны күтәрергә ярдәм итә», - ди муниципаль районның Пенсия фонды начальнигы Лариса Семенова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев