Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Пандуслар, «крутой» машина хуҗалары һ.б.

Беренче көннәреннән үк карлы яңгырлары, юл газаплары белән, менә тагын кыш килде. Елның бу фасылында юллардагы күңелсезлекләрне бетереп булмаса да, аларны киметү өчен кышка ничек хәзерләнүләрен «Туган як»ны укучыларга җиткерү ниятеннән, ГАИның юл инспекциясе һәм юлдагы хәрәкәтне оештыру бүлеге җитәкчесе полиция майоры Илдар Батталов янына юнәлдем. Әгәр белмәгән булсагыз: Түбән...

Беренче көннәреннән үк карлы яңгырлары, юл газаплары белән, менә тагын кыш килде. Елның бу фасылында юллардагы күңелсезлекләрне бетереп булмаса да, аларны киметү өчен кышка ничек хәзерләнүләрен «Туган як»ны укучыларга җиткерү ниятеннән, ГАИның юл инспекциясе һәм юлдагы хәрәкәтне оештыру бүлеге җитәкчесе полиция майоры Илдар Батталов янына юнәлдем.

Әгәр белмәгән булсагыз: Түбән Камада 1200 километрдан артык озынлыкта юл бар, шуларның 621 километры - шәһәрдә, 640 километры - районыбыз авыллары арасында.

- Безнең төп бурыч - кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау, - дип ассызыклый И.Батталов. - Моңа ирешү өчен, аеруча куркыныч урыннарга җәй көннәрендә «лежачий полицейский»лар куела. Юллар арасын аерып һәм, шулай ук, җәяүлеләрнең тиешсез урында юл аша йөрүенә чик кую максатыннан, тимер коймалар урнаштырыла. Узган ел гына да шәһәрдә юллар арасына 4506 метр тимер коймалар куйдылар. Шуларга да карамастан, күңелсезлекләр генә түгел (машиналар ватылу), бәхетсезлекләр дә (кешеләр гарипләнү, үлү,) бик күп әле. 230 меңләп кеше яшәүче Түбән Камада 70 меңләп машина бар, шулар янына читтән килгәннәрен дә өстәргә кирәк. Вахитов урамыннан химкомбинатка бара торган юлдан бер сәгатьләп вакыт эчендә һәм әле бер генә якка 1500-2000ләп машина уза ала, әлбәттә, «бөке» булмаган көннәрдә. Иртәнге сәгатьтә эшкә «бик ашыгучылар» күп вакытта үзләрү үк «бөке» тудыралар һәм машиналарның бәрелешүенә сәбәп булалар. Нәтиҗәдә, кайсы яктан гына алсаң да, үзләренә үк - зыян.

Сүз дә юк, И.Батталов дөрес әйтә. Тагын барыбыз өчен дә бер «баш авыруы» - ул кайбер тәрбиясез бәндәләрнең автомобильләрен олы юлда, өй яннарында калдырып, «Ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү машиналарына юлны ябулары, юл чистарта торган техниканың да эшләү мөмкинлеген чикләүләре. Эш шуңа барып җитте ки, шәһәр җитәкчелеге зур чыгымнар түгеп, инвалидлар коляскада йөри алсын өчен төзеткән меңләп пандусны каплап, кайбер мәгънәсез кешеләр машиналарын куялар. Ә бит инвалидлар бездә ел саен 50-70 кешегә арта. Аларга гына түгел, бала бишеге тартучы яшь аналар өчен дә, олы яшьтәге кешеләргә дә уңайлы ул биек бордюрны кистереп ясалган пандуслар.

Бүген аларны үзенең «крутой» машинасы белән ябып куючы бәндә иртәгә үзенең инвалид коляскасына калу мөмкинлеген уйлый белмидер шул. ГАИның пропаганда бүлегендә миңа 10-11 яшьлек балаларның пандуска куеп калдырылган машиналар тәрәзәсенә язып калдырган хатларын күрсәттеләр. Юл хәрәкәтенең ул яшь инспеторлары әле хатасыз язарга да өйрәнмәгәннәр (димәк, укытучы өйрәтеп торганга түгел, ә үзләре белеп эшләгәннәр). Әмма мәктәп балаларының машина хуҗаларына аталган хатларындагы һәр сүз йөрәккә үтеп керә! Ул хатларның берсен, бүлектәгеләрдән сорап, редакциягә дә алып бардым. Менә ул хат: «Хөрмәтле машина йөртүче! Әгәр сез эчкәнсез икән, руль артына утырмагыз. Әмма бөтенләй эчмәү яхшырак! Җәяүлеләр чыга торган урыннарда тизлекне киметегез. Поездлар йөри торган тимер юл яннарында игътибарлы булыгыз. Олег, 11 яшь».

Пандусларны япкан өчен 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр штраф түләтәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12нче бүлеге 4нче пунктында искәртелгәнчә, машинаны тиешсез урында калдырган өчен штраф суммасы - 300 сум. Ә яңа елдан соң аның бик күп мәртәбә артуы көтелә һәм бу дөрес тә. Әлеге пунктагы кагыйдәне бозу - иң күп таралганы.

Моннан 2-3 ел элек Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 1нче һәм 3нче йортларның җәяүлеләр йөри торган юлын, ягъни тротуарны эчке юлга әйләндерделәр, анда машиналар калдыралар иде. Кар күп чакта бала чанасы тартып баручыга каршы килә торган машинаны уздыру өчен читкә чыгу мөмкин түгел иде. Бу турыда «Туган як»та язып чыккач, ул урамда юл хәрәкәтен бер яклыга әйләндерделәр, ә машина хуҗасы кыш көннәрендә юл янындагы карны үзе чистартып, машинасын куярга урын ясый. Юл да ачык, юл чистартырга да комачауламый, кешеләргә дә уңай. Шул ук хәлне Тын аллеянең 12нче-14нче йортлары ишегалдында да күрәсен. Бәлки, бу ысулны кышкы авыр чорда башка урыннарда да кулланыргадыр?! Машина йөртүчеләрдә кулларына көрәк тотып, бер машина куярлык кына урынны чистартырлык көч-куәт бардыр дип уйлыйм. Кышын буш урыннар күп була.

Юл йөрү кагыйдәләре белән исәпләшмәүнең чигенә җитеп киләбез, җәмәгать. Сүземне түбәндәге мисал белән ныгытам. Моннан 2-3 ел элек бер ел эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның ГАИда 8 меңләп очрагы теркәлә торган булса, быел ул сан 11 меңгә җиткән, болар әле исәпкә алынганнары гына. Безнең Түбән Камада ничә машина барлыгын алдарак язган идем, димәк, һәр алтынчы машина йөртүче кагыйдәләрне бозган дигән сүз. Быел юлларда булган 315 авариядә 36 кеше һәлак булган, 390 кеше имгәнгән, ике баланың гомере өзелгән, 39 бала җәрәхәтләнгән. Монысы да уртача бер авыл халкы кадәр!

ГАИдагылар әйтүенчә, кышкы юлларга сибү өчен ком да җитәрлек, тозлы су да әзер, тик техниканың җитмәве, шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү оешмасының коммуналь түләүләр бәясен арттырса да, вакытында һәм кирәгенчә эшли алмавы юлларны тиешле дәрәҗәдә чиста тотарга комачаулый.

Әле узган гасырның алтмышынчы елларында безнең бай илебездә азык-төлеккә мохтаҗлык тудырылгач (күрәсең, анысы да сәясәт белән бәйле булгандыр) Англиянең дәүләт җитәкчесе У.Черчилль «кыенлыкларны батырларча җиңеп чыгу өчен, урыслар үз-үзләренә авырлык тудыралар», дигән имеш.

Егерме беренче гасырда да шул ук хәл дәвам итә түгелме? Югыйсә, тәртипкә өйрәнергә, өйдә дә, көнкүрештә дә, юлларда да бер-беребезгә хөрмәт белән карарга вакыт җиткәндер бит инде, җәмәгать?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев