Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Олылап, хөрмәтләп...

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне узды. Бу нисбәттән Түбән Камада аларга багышлап җомгадан алып якшәмбегә кадәр күптөрле чаралар үткәрелде. Гомумән, Халыкара өлкәннәр көне бәйрәме үткәрелмәгән оешма булмагандыр. 29 сентябрьдә Түбән Уратма мәдәният йортында авыл әби-бабайлары өчен бәйрәм оештырылды. Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән авыл башлыгы Айрат Гарифуллин һ.б. чыгыш ясады....

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне узды. Бу нисбәттән Түбән Камада аларга багышлап җомгадан алып якшәмбегә кадәр күптөрле чаралар үткәрелде. Гомумән, Халыкара өлкәннәр көне бәйрәме үткәрелмәгән оешма булмагандыр.
29 сентябрьдә Түбән Уратма мәдәният йортында авыл әби-бабайлары өчен бәйрәм оештырылды. Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән авыл башлыгы Айрат Гарифуллин һ.б. чыгыш ясады.
Саланың үзешчән артистлары исә җырлы- биюле концерт әзерләде. Кунакларга тәм-томнар белән чәй эчерделәр. Өлкәннәр табын артында яшьлек елларын искә төшерделәр, җырлап та алдылар.
Районның һәр авыл җирлегендә бәйрәм зурлап узды. Кайберләрендә тематик кичә итеп оештырылды. Мисал өчен, Афанаста «СССРда туганнарга дан һәм хөрмәт» чарасы үткәрелде. Алып баручылар кунакларны ул ерак еллар буенча сәяхәткә алып китте. Өлкәннәр рәхәтләнеп төрле бәйгеләрдә ярышты: үзләрен октябрят лозунгларын, пионер җырларын белүдә сынап карады, комсомол яшьләр демонстрациясендә катнашып, бүләкләргә - «Ильич утлары»на, «Хрущев кукурузасы»на һәм «Брежнев үбүе»нә ия булды.Чара төшке аш белән тәмамланды.
1 октябрьдә Түбән Кама парклары да гөрләп торды. Өлкәннәр Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында сәләтләрен күрсәтте, «Яшьлегем канатында» дип аталган концерт карады һәм «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары җырларына кушылып биеде. «Гаилә» паркында шәһәр артистлары чыгышлары, бәйгеләр, бүләкләр белән «Золото жизни» бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм биюсез буламыни ул? Биредә дә өлкәннәр, яшьлекләрен искә төшереп, җилкенеп алды. Лемаев мәйданында узган чарада катнашучылар да сынатмады. «Альфа» ишегалды клубы пенсионерлары, көн суык булуга карамастан, җырлап-биеп күңел ачты.
29 сентябрь - 1 октябрьдә шулай ук шәһәр мәктәпләре дә микрорайон әби-бабайларын кунак иттеләр. Шәһәр артистлары һәм укучылар көче белән концертлар оештырылды, өлкәннәрне чәй белән сыйладылар. Халыклар дуслыгы йортында да бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сәләтләрен биредә шөгыльләнүче ансамбль артистлары күрсәтте.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев