Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Октябрь алып килгән яңалыклар

Октябрьнең беренче яңалыгы - дарулар составына кергән кайбер компонентларны Россиягә кертү өчен рөхсәт алу. Белгечләр фикеренчә, рөхсәт алу күп кенә фармацевтик фирмаларга дару бәясен төшерергә яки арттырмаска мөмкинлек бирәчәк. Чит илдән чимал яки даруларның кайбер компонентларын кертү НДС салымыннан азат итә. Ләкин биредә бер шарт бар - аларның аналоглары Россиядә...

Октябрьнең беренче яңалыгы - дарулар составына кергән кайбер компонентларны Россиягә кертү өчен рөхсәт алу. Белгечләр фикеренчә, рөхсәт алу күп кенә фармацевтик фирмаларга дару бәясен төшерергә яки арттырмаска мөмкинлек бирәчәк. Чит илдән чимал яки даруларның кайбер компонентларын кертү НДС салымыннан азат итә. Ләкин биредә бер шарт бар - аларның аналоглары Россиядә җитештерелергә тиеш түгел.
Икенчесе - эш бирүчеләр хезмәт хакын яңа схема буенча түләргә тиешләр. Хезмәт хакы кимендә аена ике мәртәбә һәм эшләгән вакыттан 15 көннән дә артыгракка кичектерелмәскә тиеш. Хезмәт кодексындагы үзгәрешләр 3 ок-тябрьдә гамәлгә керде.
Өченче үзгәреш юридик затларга кагыла. 2016 елның октябреннән башлап барлык компанияләр дә үз эшчәнлеге турында мәгъ-лүматларны Бердәм федераль реестрга кертергә мәҗбүр һәм теләге булган һәркем фирманың эшчәнлеге белән таныша ала. Компанияләргә бөлгенлеккә төшү һәм лизинг, факторинг турындагы килешүләр, документлар хакында хәбәр итәргә туры киләчәк. Әмма таләпләрне үтәмәгән очракта нинди җаваплылык каралганын билгеләнми.
Дүртенчесе чит илдә яшәүче пенсионерларга кагыла. Пенсия фонды чит илдә яшәүче пенсионерлар өчен пенсияне гадиләштерелгән формада түләү турында регламент кабул итте. Гаризалар ун эш көне дәвамында каралырга тиеш. Телефон аша сөйләшүләргә дә регламент билгеләнде - сорауларга җавап бирү вакыты 10 минуттан артмаска тиеш. Яңа регламент бары тик яшь буенча пенсиягә чыгучыларга гына кагыла.
Бишенче яңалык сәяхәт итәргә яратучылар өчен сөенечле булыр. 3 октябрьдән Россия гражданнарына Боливиягә бару өчен виза таләп ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев