Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ныклап тотынганнар

Кама Аланында «Аквамарин» бассейны төзелеше тулы куәтенә бара. Аны җәй ахырында тапшырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта биредә төзү-монтажлау эшләре башкарыла. Эш барышын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да тикшерде.

«Көтеп алынган бу вакыйганы без камааланлылар белән бергә билгеләп узачакбыз. Элек гамәлгә ашыра алмаслык булып тоелган теләкләр бүген тормышка ашырыла», – диде Түбән Кама мэры.
Кама Аланында бассейн төзү тәкъдиме моношәһәрләр.ру сайтында тугыз мең тавыш җыйган. Нәтиҗәдә, моңа Татарстан бюджетыннан 142,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Проект буенча, бинада балалар һәм олылар өчен бассейннар булачак. Моннан кала, чишенеп киенү бүлмәсе, медицина пункты, лаборатория, душ бүлмәсе һ.б. каралган. Шулай ук сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре  чикле булган кешеләр өчен пандуслар һәм тоткалар урнаштырыла. Бассейн бинасы яны читтә калмый: машина кую урыннары ясау, контейнер кую планлаштырыла. Соңгы елларда Кама Аланына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, яр буе төзекләндерелгән, пляж яңартылган, «Молодёжный» скверы төзелгән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев