Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Нур»да ял иттеләр

Түбән Кама шәһәренең яңа мәчетендә бер төркем кыз бала ун көнлек җәйге әхлак лагеренда ял итте. «Нур» мәчете карамагындагы җәйге лагерьның соңгы көнендә миңа да андагы рухны тою бәхете насыйп булды. Алтыдан алып унике яшькә кадәрге кызларның һәркайсының күңеленә хуш килердәй мавыгулар, шөгыльләр оештырылган би-редә. «Нур»дагы мөгаллимәләр Гүзәл Булатова, Фәйрүзә...

Түбән Кама шәһәренең яңа мәчетендә бер төркем кыз бала ун көнлек җәйге әхлак лагеренда ял итте. «Нур» мәчете карамагындагы җәйге лагерьның соңгы көнендә миңа да андагы рухны тою бәхете насыйп булды. Алтыдан алып унике яшькә кадәрге кызларның һәркайсының күңеленә хуш килердәй мавыгулар, шөгыльләр оештырылган би-редә.

«Нур»дагы мөгаллимәләр Гүзәл Булатова, Фәйрүзә Галиева һ.б. балаларга әдәп нигезләрен өйрәткәннәр, Коръән, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырганнар.

Лагерь өчен җаваплы Эльмира ханым Вафинаның видеокөндәлек хисабында аларның һәрберсе теркәлеп барган. Сокланып күздән кичер-дем. Мәсәлән, Түбән Кама икмәк комбинатына оештырылган экскурсия барышында кызлар һәркөн табын түрендә булган ипине, кунак ризыгы чәкчәкне пешерү технологиясен үз күзләре белән күргәннәр. «Гүзәл» полиграфия-нәшрият комплексында газеталарны, китапларны, визиткаларны ясау барышы белән танышканнар. Бу төр сәяхәтләрнең, лагерьда оештырылган конкурсларның, мастер-классларның, күмәк шөгыльләрнең максаты да - хәзерге тормышта әби-бабайлардан ук сакланып килгән әдәп-әхлак нормаларын кулланып, балаларны халкыбызның әхлагы буенча тәрбияләү.

Кызларның кәефләре яхшы иде. Аның үз сәбәбе бар: алар ун көн дәвамында биредә үзләштергән гыйлемнәренә кагылышлы викторина сорауларына дөрес җавап биреп, үзләренә ошаган призга ия булганнар. Бу көнне биредә кызларга нинди генә призлар өләшенмәде. Өләшенде дигәч тә, тик торганнан гына түгел инде. Мәсәлән, яшерелгән хәзинәне (бу очракта приз) эзләүгә багышланган квест-уенда кызлардан калышмаска тырышып йөгереп караган идем, әмма бик тиз арыдым, шунлыктан читтән генә күзәтеп тордым. Ә алар тылсымчы булып киенгән Венера апалары һәр этапта биргән бирем белән танышалар да, я мәчеткә таба йөгерәләр, яки ишегалдының иң ерак почмагына томырылалар. Хәзинәне эзләп табуда этәргеч булган күрсәтмәләрне ахыргача тыңлап, мәгънәсенә төшенеп бетмәс борын торып чабучылары да, дикъкать белән тыңлагач, хәзинә-приз яшеренгән урынга юнәлүчеләре дә булды... Могҗизалы квест-уенда актив катнашканнары өчен, соңыннан һәркайсына махсус пакетларга салынган бүләкләр таратылды.

«Нур» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Идиятуллин исә мондый әхлакый лагерьларның үзләрендә инде дүртенче ел оештырылуын, анда эшләү өчен тәрбиячеләрнең дини һәм дөньяви педагогик белемгә ия булулары шарт икәнен искәртеп үтте. Бу соңгысын, мөслимәләр арасында әхлакый-рухи тәрбия лагерьларында эшләү теләге булган туташлар, ханымнар табылса, белеп торсыннар дип язуым. Бәхеткә, соңгы елларда балаларның бу төр ял урыннарына халыкта игътибар артып, әхлакый-рухи тәрбиягә зур әһәмият бирелә башлады бит.

Фирзия БАТТАЛОВА
Эльмира Вафина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев