Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

НТРда яңа җитәкче

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ» җитәкчесе Нияз Ильяс улы Гәрәев бу ел башыннан Казанга «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры булып күчте.

Нияз Гәрәев НТР медиахолдингын 2006 елның февраленнән җитәкләде. Аңа кадәр, ул «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең ВТС студиясендә директор вазифасын башкарган иде.
«Түбән Кама-информ» (НТР телерадио-компаниясе) – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең республикадагы иң эре филиалларыннан берсе. Аның составындагы телевидение, радио, интернет сайтлары, ике дәүләт телендә чыгучы газеталар республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән күпсанлы дәрәҗәле конкурсларда даими катнашып, җиңү яулыйлар, бүләкләргә лаек булалар. Халыкка мәгълүмат җиткерүдә филиал иң алдынгы технологияләрне куллана.
Хәзерге вакытта «Түбән Кама-информ» җитәкчесе итеп НТРда озак еллар баш редактор булып эшләгән Наталья Владиславовна Реджеп-Алиева билгеләнде.
Фотолар НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев